Accessibility links

Төркиянең хакимият фиркасе таратылмаячак


Төркиянең Конституция мәхкамәсе, “Гаделлек һәм тәрәкыять фиркасе”тарату шикаятен кире какты. Төркиянең премьер-министр Рәҗәп Таеп Ердоан җитәкләгән әлеге фирка, илнең конституциясенә кертелгән дәүләтнең дөньяви принцибын бозуда гаепләнгән иде. Әмма Конституция мәхкамәсе башлыгы Хасим Килич, исламчы бу фирканең дәүләттән алган акчалата ярдәме яртылаш киселәчәк, дип хәбәр итте. Хәкимнәр кире кагу карарын 3 көн буе фикер алышканнан соң чыгарды.
XS
SM
MD
LG