Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

Сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән, аерым алганда Сараеводагы 43 ай дәвам иткән сугыш вакытында геноцид кылуда һәм 1995 елда Сребреницада 8 мең мөселманны үтертүдә гаепләнгән Карадҗич Һааг мәхкәмәсенә тапшырылды.

Карадҗичны төрмәдән һава аланына Казан вакыты белән иртәнге алтыда Сербиянең махус хезмәтләре яшерен рәвештә джипларда китерә. Аннан Белградтан махсус очкыч Нидерландның Роттердам шәһәренә килеп төшә. Шуннан соң ул боралакта Һаагның шәһәр яны районында Шевенгенеда тоткыннар үзәгенә китерелә.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе вәкиле Нерма Елачич чәршәмбе иртән Карадҗичның трибуналга тапшырылуын раслады.

Аның әйтүенчә, беренче көннәрдә Карадҗич медецина күзәтүе узачак һәм аңа үз хокуклары аңлатылачак.

“Карадҗичка карата мәхкәмә эше халыкара шартларга туры китерелеп, ягъни гадел һәм тиз арада булсын өчен трибунал җаваплы”, диде ул.

Карадҗич Һаагтагы сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе тарафыннан Босния сугышы вакытында кешечелеккә каршы җитди җинаятьләр кылуда шикләнелә.

халыкара трибуналның баш прокуроры Серж Браммерц
“Радован Карадҗичны кулга алу - аның гамәлләреннән зыян күргәннәр өчен бик мөһим. Моннан тыш халыкара мәхкәмә өчен дә бу бик зур вакыйга. Чөнки ул барыбер гаделлек булачакны күрсәтә һәм сугыш җинаятьләрендә катнашканнар үз җәзасын алачагын аңлата”, диде халыкара трибуналның баш прокуроры Серж Браммерц.

Ул 8 ел дәвамында Карадҗичка карата шактый дәлилләр җыелды һәм шуңа тикшерү эшләре озакка сузылыр, ди.

“Мәхкәмә тикшеренүләре бик катлаулы булачак. Әлеге җинаятьләрне исбатлау өчен күп кенә дәллиләр китереләчәк, шул исәптән җинаятьнең җитдилеген күрсәтү өчен шаһидләрне сөйләтү дә кирәк”, диде Браммерц.

Сишәмбе көнне кич Карадҗич тарафлылар Белградта каршылык чаралары уздырды. Ләкин анда килүчеләр бөтен Сербиядән 150 меңләп булыр диелсә дә, чынлыкта бары 15 мең кеше җыелды.

Шулар арасыннан 200ләп кеше милли җырларны җырлап полициягә ташлар, утлы таяклар ыргытып төрле бәрелешләр, чуалышлар тудырды. Полиция аларны куып таратты.

Митингта катнашучылар Сербия президенты Борис Тадичны сатлыкҗан дип атады.

XS
SM
MD
LG