Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:46

Русиядә һәр икенче кеше (алар 49%) югары уку йортына керер өчен акча кирәк дип саный. Һәр өченче кеше (алар 33%) белем кирәк ди. Ә 14 % кешеләр таныш белешнең кирәклеген таный.Бу тикшеренүләр Русиянең 42 төбәгендә үткәрелгән һәм анда 1600 кеше катнашкан.

Бу тикшеренүләр Русиянең 42 төбәгендә үткәрелгән һәм анда 1600 кеше катнашкан. Казанда баласы укып чыккан бер гаилә атасы, улының мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, югары уку йортына әңгәмә үтеп, акчасыз укып чыгуын әйтте.
Ришвәт бирүчеләргә һәм ришвәт алучыларга каршы җәзаны катгыйлаштыру чараларын күрү ришвәтчелекне киметә дип саный сораштыруда катнашкан 54% кеше. Әмма Казан югары уку йортында укыганнар арасында ришвәт биреп укыганнар кимеми икән.
"Югары уку йортына бик җиңел генә укырга кердем. Бер кешегә 6 мең акча ришвәт биреп кердем дә, хәзер дә ел саен аңа биреп барам, бәяләр үсә. Алдагы елда 20 мең бирермен инде. Мин үзем белемне өйдә генә алам. Башка һөнәр белән шөгельләнәм. Миңа диплом документ буларак кына кирәк", диде бер студент кыз.
Ришвәтчелек белән көрәшү чараларында Бердәм дәүләт имтиханнарының уңай якларын күрсәтүчеләр 14-16 % күрсәткән. Бердәм дәүләт имтиханын яхшы бирсә, акча кирәкми, диючеләр бар.
Бөтендөнья татар Конгрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов та татар балаларын уку йортына кертү белән мәшгуль.
"Бу көннәрдә Бердәм дәүләт имтиханнарның нәтиҗәләрен карыйбыз. Безнең махсус комиссия бар. Институтлар-ара һәм Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф министрлыгы шул комиссиягә керә.
Татарстанда укырга керергә теләп татарлар быел 5 чит илдән килеп имтиханнар бирделәр. Таҗикстан, Азербайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан. Әйтергә кирәк, Казахстаннан килгәннәр бик көчле, нәтиҗәләре югары. 16 кешедән 14-те югары балл җыйган.

Әмма барысын да Казакъстаннан гына ала алмыйбыз. Татарстанда уку теләген югалтмас өчен, квота булсын өчен пропорцияләрне карыйбыз. Безгә өстәмә урыннарны махсус Русия федерация күләмендәге мәгариф минстрлыгы бирә. Без ел саен һәм быел да 70 кешене югары уку йортына кертәбез", диде Рөстәм Гайнетдин.
Казан дәүләт Аграр университетының фәлсәфә һәм хокук факультетының өлкән укытучысы Зөфәр Шәйхетдиновны югары уку йортларында бюджет урыннарның киметелүе борчый.
"Хәзер бюджет урыннары ел саен кыскартыла. Укырга керүчеләрнең 48 % гына бушка укый ала. Калганнары түләүле урынннар"ди ул.
КДУ профессоры, галим Хатый Миңнегулов исә, бюджет урыннарын кыскарту авыл балаларына укырга керү мөмкинле кими, ди.
"КДУда төп өлеше үз белеме белән керә, белеме юк икән, ул укый алмый. Нефть сатып баеган Татарстанда югары уку йортларында бюджет урыннарын кыскартып, түләүлегә күчерүне мин аңламыйм. Кызганыч, югары уку йортларына керергә теләүчеләр бик күп. Бигрәк тә авыл, районнардан килгәннәрнең мөмкинлеге юк. Бюджет урыннарын кыскарту, аларга юлны ябу була", диде Хатыйп Миңнегулов.
Быел югары уку йортына укырга керергә теләгән студентлар фикере белән дә танышыйк:
- Акча түләмичә үз белемебез белән керәбез.
- Рәсми рәвештә акча сорамыйлар, ә болай юридик факультетка 400 мең сум сорыйлар дип ишеттем. Ә кайбер институтка 200 мең сум түләргә кирәк икән. Таныш белешең булса, акчасыз да керергә була. Кайберләре генә белем белән керә алалар.
- Мин үзем акча түләмичә, белем белән кердем.
- Минем улым ришвәт бирмичә үз белеме белән керде.
- Белем белән Мәскәүгә генә керә алалар. Казанның бик күп югары уку йортларында акча сорыйлар.
Казан шәһәрендә, белем белән югары уку йортына кереп укыган студентларга ихтирам күбрәк. Әмма югары уку йортларына керү өчен сораштырганнарның күбесе белем дә, акча да, таныш-белешнең булуын да кирәк дип саныйлар.

XS
SM
MD
LG