Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово халкына яңа паспортлары тапшырылды


Приштина - Сербиядән үз бәйсезлеген игьлан итүенә 5 ай тулганда Косово хөкүмәте, үз ватандашларына беренче рәсми паспортларын тапшыра башлады.

Косово башлыгы Һашим Тачи яңа паспортны рәсми тантанада тапшырды. Паспорт илнең бәйсезлеген таныган 40 илдә кулланыла алачак. Косово бәйсезлеген танымаган илләрдә исә, ватандашлар БМО төбәк җитәкчелеге тарафыннан тапшырылган документларын йөртүне дәвам итәчәк.

Косовоның милли гербы урын алган яңа паспортта ватандашларның мәгълүматлары инглиз, албан һәм серб телләрендә теркәлә.

Европа илләренең күбесе диярлек Косовоның бәйсезлеген яклаган иде.

Сербия белән Русия исә Косовоның Сербиянең бер өлеше булуын әйтеп, бәйсезлекнең канунга каршы булуын дәгъва итә.

Күпчелеге албан халкы яшәгән Косово Европадагы иң фәкыйрь илләрдән берсе. Косовода эшсезләр саны 40 %тән артык.
XS
SM
MD
LG