Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олмерт вазифасыннан китәчәген белдерде


Корупциядә гаепләнү сәбәпле күпмедер вакыт вазифасыннан китүе өчен басымнарга дучар булган Израил премьеры Еһуд Олмерт, үзенең Кадима партиясе яңа намзәтен сайлаганнан соң ике ай эчендә вазифаны ташлыячагын белдерде.

Үзенә ташланган гаепләүләрдә гөнаһсыз булуын исбатларга тырышачагын белдергән Олмерт, мин премьер вазифасыннан аерылган очракта үземне яхшырак аклый алуыма инанам, дип белдерде.

2006 елгы сайлау вакытында Олмерт Американ ватандашы Моррис Таланскидан акча алуда гаепләнә.

Газетачылар алдында ясаган чыгышында Олмерт, вазифада чагында үз көчен күбрәк армияне ныгыту өлкәсенә юнәлдерүнә басым ясады.

Олмертнең бу карары оппозиция һәм үз партиясе вәкилләре тарафыннан хупланды. Соңгы арада ясаган эшчәнлеге һәм корупция турында булган гаепләүләр сәбәпле, оппозиция һәм үз партиясе вәкилләреннән басымнар арткан иде.

Кадима партиясе 17 сентябрьдә яңа җитәкчесен сайлау өчен тавыш бирәчәк. Олмерт шушы вакытка кадәр премьерлык вазифасын башкарачак.

Олмертнең вазифадан баш тартуын белдерүннән соң, Фәләстин белән булган Якын көньчыгыш тынычлык килешүнең киләчәге сорау астында калды. Ләкин соңыннан Израил һәм Фәләстин җитәкчеләре мәсьәләгә ачыклык кертеп, хөкүмәттәге үзгәрешләргә карамастан, АКШ җитәкчелегендә барган тынычлык сөйләшүләрендә бу ел ахырына кадәр нәтиҗәләндерергә омтылуларын әйттеләр.

Вашинтонда АКШ рәсмиләре белән сөйләшүләр алып барган Фәләстин арадашчысы Саиб Әрәкат ясаган белдерүндә, Израил белән барлык мәсьәләләрдә тулы килешүгә ирешү өчен тырышлыкларын дәвам иттерәчәкләрен белдерде:

"Бу ел ахрына кадәр бер килешүгә ирешү өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз. Без бер яклы яисә кыска вакытлы түгел, ә тулы килешүгә ирешергә телибез."

Шулай ук Ак йорт, быел тынычлык өчен алга куелган максатлар үзгәртелмәячәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG