Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсенең “Иҗтимагый пулаты” иҗтимагый була алмый кебек


Һәрхәлдә, аның тирәсендәге ыгы-зыгылар шундый фикер тудыра алалар.

Пулатның 6 әгъзасы аның эш юнәлеше белән риза булмыйча, китү турында гариза язганнар иде дә, хакимият алар урынына башкаларны кертү белән чикләнде.

Июнь аенда ук иҗтимагый пулатның сәркәтибе, Ульян политехника университеты ректоры Владимир Ефимов бу оешмадан чыгарга теләвен белдергән иде. Аның белән бергә Пулатның тагын 5 әгъзасы гариза яздылар. Алар арасында иң популяр журналистлар Геннадий Антонцев һәм Геннадий Демочкин да бар.

2006 елның 31 октябрендә туган иҗтимагый пулатка 40 кеше кертелгән иде. Беренче 10ы – губернатор билгеләвенчә, 15 – гомумрусия оешмаларының җирле бүлекчәләре вәкилләре, калган 15 – җирле оешмаларныкылар. Пулатның максатын халык һәм хакимият арасында фикер алышу һәм төбәктә ватандашлар җәмгыяте төзү дип аңлатканнар иде.

Әмма Пулат туганда ук аның файдасына шикләнүче тавышлар ишетелгәләде. Анда җитәкче даирәләрнең күпчелек тәшкил итүе аркасында, мәсәлән. Бу җәһәттән, хокук саклаучылар оешмасы әгъзасы Мөнир Насыйровның үз фикере.

“Пулат әгъзалырының берсе Исаак Гринбергка 2 тапкыр мөрәҗәгать иткәнебез булды. Беренчесе административ произволга дучар булган Надежда Фунинага булышуны сорап. Җавап та булмады. Соңгы хат – башкачарак эчтәлекле: “Бернинди мәсьәләне дә чишәргә теләмәгән хакимиятне ничек үз абруегыз белән каплап торасыз” кебегрәк мәгънәдә. Мондый сүзләр пулатның кайбер әгъзаларына үз позицияләрен ачыкларга ярдәм иткәндер, бәлки. Безнеңчә, хакимият тарафыннан тудырылган оешмалар иҗтимагый була да, алай атала да алмыйлар. Шунлыктан, әлеге 6 кешенең принципиальлеген без табигый күренеш, дип саныйбыз”, диде Мөнир Насыйров.

Владимир Ефимов исә үзенең китүен иҗтимагый пулаттагы кайберәүләрнең шәхси мәнфәгатьләрен алга сөрүләре тырышлыгы белән дә аңлаткан иде. Әйтик, сайлау алды кампаниясендә “пулат әгъзасы” статусын җирле парламент депутаты урынын яулау өчен куллану. Пулатның актив әгъзалары тәкъдимнәрен исәпкә алу да юк. Ә аннан киткән 6 кеше – нәкъ иң активлар иде. Нәтиҗәдә, иҗтимагый пулат тирәсендә бушлык пәйда булды. Әлеге активистлар бу демарш хакимиятне пулатның абруен күтәрү чараларын күрергә мәҗбүр итәр, дип өметләнгәннәр иде. Имеш, китү турындагы гаризаларны гомум утырышта карарлар һәм бу утырыш ике як позициясен якынайта алыр иде дип. Ләкин утырыш гаризалар язганнан соң айдан артык вакыт узгач кына җыелды. Һәм китүчеләрнең гаризаларын карамадылар да. Китүчеләрнең берсе - бай бизнесмен Исаак Гринберг “Симбирский курьер” газетасында чыккан зарлануында “Безне чакырмадылар да, гаризаларны гомум утырышта карарга тиешләр иде, уртак фикергә килеп булса, бәлки кире кайту мөмкинлеге дә табылыр иде”, дип язган.

Утырышта исә китүчеләр урынына яңа әгъзалар белән тулыландыру гына булды. Алар арасыннан элекке КПССның Тимерьюл райкомы секретаре Александр Фролов сәркәтип итеп билгеләнде. Рәсми газеталар бу җәһәттән җәмәгатьчелекнең хакимияткә тугрылыгын күрсәтүче язмалар бирделәр. Губернаторның “Гади халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, проблемаларны чишүдә компромисс эзләргә һәм табарга”, дигән сүзләрен ассызыклап.

Шәһәр мэрының идеологик мәсьәләләр буенча ярдәмчесе һәм иҗтимагый оешмалар белән эш алып баручы Юрий Плужников әйтүенчә, иҗтимагый пулат губернаторның абруен төшерә, чөнки ул тулаем “ватандашлар җәмгыяте” дигән төшенчәнең һәм аны булдыруда иҗтимагый оешмалар роле идеясенең тамырына балта чаба.

Юрий Плужников утырыш ахырында үз позициясен аңлату өчен сүз сорый, ләкин пулат утырышын алып баручы: “Әгәр сәясәткә кагылышлы берәр сүз ычкындырсагыз, микрофонны шундук өзәм”, дип кисәтеп куя. Юрий Иванович аптырый: “Иҗтимагый пулатны сәясәттән читкә этәрү – үзе үк абсурд, ахмаклык”, ди. Хәер, Русия дигән ил-дәүләтләрдә “Гражданское общество - Ватандашлар җәмгыяте” дигән төшенчә үзе үк шундый ук нонсенстай кабул ителә.

Ватандашлар җәмгыяте булсын өчен, һәр ватандаш үз илендә тигез хокуклы, өстән бернинди ташламаларга өметләнмчә үз көнен үзе күрергә тиеш. Аеруча мөһиме: регион-донор, регион-реципиент кебек гайре табигый үзенчәлекләрдән азат булу хаҗәт. Мәскәүнең, бөтен ил байлыгын үз кулына туплап, бүлгәләп утыру гадәтеннән арынуы кирәк. Урыннарда халыкның үзенә ошаган җитәкчене сайлау хокукына тыкшынмавы да төп шартларның берсе булып тора. Борын-борыннан “Коллар иле, хуҗалар иле” дип танылган илдә – бигрәк тә. Ә чынбарлыкта гади халыкка бу иҗтимагый пулат булды ни дә булмады ни… Иптәш Путин ясап куйган “вертикаль” шартларында “ватандашлар җәмгыяте” турында хыяллануның мәгънәсе дә күренми, диләр Хокук яклаучылар оешмасы вәкилләре.
XS
SM
MD
LG