Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия алдыннан Кытай һаваны чистартырга тырыша


Пекин - Кытай җәйге Пекин Олимпия уеннары вакытында саф һаваны саклау өчен күрелгән чаралар, һаваны чистартуга җитмәде дип белдерде. Кытай уеннарны башлар алдыннан күрелгән чараларның арттылачагын әйтте. Бу уңайдан 200 сәнәгать корылмасының эше туктатылачак һәм шәһәр эчендә машина йөртүгә чикләүләр кертеләчәк.

Пекин шәһәрендә һаваны чистарту максатында шәһәрдә 3 миллионнан артык машина йөрүне тыеп, корылмалар ябылсада да, башкалада соңгы атналарда һава күпкә начараеп киткән иде.

Пекинда һаваның пычрак булуы сәбәпле хәтта Олимпия уеннарына килгән спортчыларның күпчелек өлеше күбрәк Япония һәм Көньяк Кореада кала. Кайберәүләр исә бары тик уеннар вакытында гына Пекинга барырга уйлый.


Олимпия уеннары августның 8дә башлана.

XS
SM
MD
LG