Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

АК Партия ябылмады да, акланмады да


Төркия премьеры Ердоган үз яклаучыларын сәламли

Төркия премьеры Ердоган үз яклаучыларын сәламли

АК партия бер тавыш белән генә ябылудан котылды. Шуңа карамастан, дәүләт казнасыннан партиягә бирелгән акчаның яртысын кире тапшырырга хөкем ителде.

Төркиядә конституция мәхкәмәсе 30 июльдә кичке сәгать алты тирәсендә Башпрокурорның АК партия лаисизм, ягъни динне дәүләт эшләреннән аеру принцибын бозучы үзәккә әверелде дигән гәепләве һәм партияне ябу таләбе турында хөкем карарын бирде. Конституция мәхкәмәсенең унбер әгъзасыннан алтысы ябылсын, дүрте исе акчалата штраф бирелсен дигән нәтиҗәгә килгәннәр. 2001 елда кертелгән тәртип буенча сәяси партияләрне ябу өчен унбер әгъзаның җидесенең тавышы кирәк. Димәк, АК партия бер тавыш белән генә ябылудан котылды. Шуңа карамастан, дәүләт казнасыннан партиягә бирелгән акчаның яртысын кире тапшырырга хөкем ителде.

Бердән-бер ябылмасын дип тавыш биргән конституция мәхкәмәсе рәисе Һашим Кылыч мәхкәмәнең карарын журналистларга ачыклаганда, ябу карары чыкмады, әмма партиягә бер кисәтү ясалды, җитди бер кисәтү карары чыкты. Бу нәтиҗә турында уйланылачагын һәм тиешле чараларның да күреләчәген өмет итәм, дип белдерде ул.

Шушы карар хөкүмәт белән АК партия тарафдарлары арасында зур шатлык хасил итте. Кәсепчеләр, эшкуарлар тыныч сулыш алды. Биржада акцияләрнең бәясе шунда ук 4,5 %-ка күтәрелде, долларның бәясе төште. Европа Берлеге белән АКШ рәсми шәхесләре белән матбугаты шушы карарга канәгать булуларын белдерделәр. Премьер Ердоган да юлын дәвам итәчәген әйтте.

Мәгълүмат чаралары конституция мәхкәмәсе нең карарын укучы һәм тыңлаучыларына төрлечә хәбәр иттеләр. CNN-Türk, NTV кебек телеканаллар, “Milliyet”, “Cumhuriyet”, “Radikal”, “Sabah”, “Güneş”, “Evrensel”, “Vatan”, “Yeni Asya” кебек либерал, АК партиягә тәнкыйти мөнәсәбәт күрсәткәннәр, хәтта берничәсе яклап килгән газеталар конституция мәхкәмәсенең “җитди кисәтү” карарына басым ясадылар. Хөкүмәт яклы “Zaman”, “Yeni Şafak”, “Vakit”, “Türkiye”, “Star”, “Takvim”, “Milli Gazete” кебекләр исә конституция мәхкәмәсе карары аркылы илдә тотрыклылык дәвам итәчәк дигән карашка басым ясадылар.

Төркия матбугатыннaн кала карар чит ит мәгълүмат чараларында да киң урын тапты.

Англиянең "THE TİMES" газетасы карарның хакимиятьтәге партия өчен моның бер җиңү булуын әйтә. Төркиядә демократия 4 тапкыр каты зыян күргән иде, бу юлы кичәге уңай карар белән 5нче булачак зыяннан котылды, дип язып чыкты. Газета шулай ук илдә айлар буе дәвам иткаән киеренкелекнең бетеүнә басым ясап, әлеге карар шулай ук ислам дөньясы өчен дә юллама булырлык мәгънәгә ия дип белдерде.

"ТHE GUARDİAN" басмасы "Төркия зур бер кризистан котылды" дигән башисем белән мәкалә бастырды. Газета конституция мәхкәмәсе исламчылар белән секуләрләр арасында бер тынычлык юлын башлау өчен бер форсат булды дип язып чыкты. Карар никадәр әһәмиятле булса да, ул шул ук вакытта Төркиядәге сәяси системаның никадәр нәзберек булуын күрсәтте һәм инде күзәтү астында булачагын язды "ТHE GUARDİAN" басмасы.

Төркиянең Европа берлегенә әгъзалыгына иң көчле яклау күрсәткән ил Анлия да карарны хуплады. Тышкы эшләр министры Милибанд ясаган белдерүендә, конституция мәхкәмәсе кылган карар Төркиягә дус илләр өчен сөенечле хәбәр һәм бу Төркиянең моннан соң берлеккә әгьзалык юлында тагын да демократик адымнар ала башлавын күрсәтте, дип белдерде.


Чыннан да конституция мәхкәмәсеннән АК партияне ябу һәм моңа бәйле буларак араларында премьер һәм президент та булган 70 әгъзасына биш ел мөддәт белән сәясәт белән шөгыльләнү тыелса иде, сәяси тотрыклылык һәм моңа бәйле экономик тотрыклылык та бозылыр иде. Нәтиҗәдә хаос чыкмады. АК партия хакимияте дәвам итәчәк. Европа берлеге дә шушы карарлардан соң үзләре таләп иткән реформаларның дәвам итүвен көтә.

Мәгълүм февраль аенда АК партияне ябу таләбе белән конституция мәхкәмәсенә башпрокурорның таләбе килгәч, илдә билгесезлек хөкем сөрә башлаган иде. Инде парламентта сәяси партияләрне, тик партиянең турыдан-туры террорга катнашкан булуы исбатланган очракта гына ябуга мөмкинлек биргән конституция маддәсе үзгереше чыгарылуы көтелә. Чөнки хәзер чиратта көрдләрнең “Демократик җәмгыять партиясе”н ябы башпрокурорның таләбе турында хөкем карары чыгаруы көтелә. Әгәр дә үзгәреш кануны чыгарылса, ул да котылачак. Шулай итеп, Европа Берлегенең демократик иллләрдә сәяси партияләрне ябылмаска тиеш дигән таләбе үтәләчәк.

Хәзер конституция мәхкәмәсенең шушы карары илдә чын демократия һәм тотрыклылык булдыруга өлеш кертәчәкме дигән сорау туа. Дөрес конституция мәхкәмәсе АК партияне япмады, әмма теге яктан аның анти лаик хәрәкәтләрнең үзәге булувын да раслады. Димәк, Төркиядә тартыш дәвам итәчәк.

Оппозициядәге “Җөмһүрият халык партиясе” лидеры Дениз Байкал: “Конституция мәхкәмәсе кризисны чишмәде, ә булувын гына расланды”, дип белдерде. Оппозициядәге икенче зур партия “Милләтче хәрәкәт партиәсе” лидеры Дәүләт Бахчәли дә “АК партия белән Ердоган бу карардан сабак алырга тишләр” дип әйтте. Генералштаб башлыгы армия генералы Яшар Бүканыт та армиzнең лаисизм турындагы карары үзгәрмәде”, дип белдерде.

Хәзер инде АК партия белән премьер Ердоган төрек конституциясенең лаисизм принцибын моннан соң бозмаячакларын һәм эштә һәм сүздә күрсәтергә, сак хәрәкәт итәргә тиешләр. Югыйсә, тартыш-гаугалар элеккечә дәвам итәчәк .Бу форсатны зирәк куллану, файдалану инде алар кулында.

XS
SM
MD
LG