Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:37

Кытай хакимияте Олимпия уеннары вакытында да интернеттагы кайбер сәхифәләргә керү чикләнгән булачагын әйтә.

Олимпия уеннары якынлашса да, Пекинда хәлләр үзгәрми һәм бу чараны яктыртырга килгән журналистлар күп кенә интернет сәхифәләргә керә алмый. Amnesty International үз хисабында Кытайда кеше хокуклары торышына каты тәнкыйть белдергән иде.

Халыкара Олимпия комитеты мондый хәлләр килеп туу бик аяныч булуын белдерә.
Халыкара Олимпия комитеты вәкиле Кеван Госпер


“Матбугат үзәге ул махсус урын һәм уеннарны яктыручыларга мәгълүмат тарату өчен барлык мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Ләкин тәртипләргә үзгәреш керүе бик аяныч һәм мин үземне уңайсыз хис итәм”, диде Халыкара Олимпия комитеты башкарма шурасы вәкиле Кеван Госпер.

Ике атна элек кенә шушы комитет президенты Жак Рогге уеннарны яктыртучы журналистлар өчен бернинди интернет чикләүләр булмаячагын белдергән иде. Әмма Пекиндагы Олимпия уеннарын оештыру комитеты вәкилле Сун Вейде:

“Башка илләр кебек Кытай да үз кануннарына таяна. Ә аның нигезендә, ил өчен кайбер ярамаган мәгълүматны тарату тыела. Мисал өчен кытайлар өчен изге саналган шәхесләрне, аерым алганда Фалын Гонг мыскыллап күрсәтү яки илнең иминлегенә куркыныч тудыра торган мәгълүматны бирү ярамый. Шул сәбәпле, без барлык массакүләм мәгълүмат чаралары Кытай кануннары һәм тәртипләре нигезендә эшләр дип өметләнәбез”, диде.

“Рейтерс” мәгълүматларына караганда, Кытай хакимияте кеше хокукларын яклаучы Amnesty International, кеше хокукларын күзәтүче Human Rights Watch, Азат Азия һәм Америка авазы радиолары сәхифәләренә керүне чикләгән.

Ә бу атнада Америка вәкиллеге пулаты кичекмәстән кеше хокукларын бозуны туктатырга чакыручы резолюцияне имзалау өчен тавыш бирде. Пулатның спикеры Нэнси Пелоси әйтүенчә, Пекин матбугат чараларын ирекле итү, кеше хокукларын бозуны туктату һәм әйләнә-тирәне яхшырту өчен җаваплы иде, ләкин аларның күбесе эшләнмәде.

Әйләнә-тирәгә килгәндә, хәзер кертелгән чикләүләр генә Олимпия уеннары вакытында һаваны чистарту өчен җитмәс дигән куркыныч бар. Шуңа тагын 200 сәнәгать корылмасы эшен туктату һәм эре шәһәрләрдә транспорт йөрешен чикләү, Кытай башкаласында бара торган төзелеш эшләрен туктату күздә тотыла.

Пекиндагы Олимпия уеннарын оештыручылар шулай ук җирле халыкның үз-үзләрен тотышына, кыяфәтенә үзгәрешләр кертү өчен тырыша. Мисал өчен, бу атнада 4 миллион хуҗалыкка төрле киңәшләр язылган китапчыклар таратылган.

Анда чуар кием (3 төстән артмаган) кимәскә, өлкәннәргә йоклаганда кия торган күлмәк һәм башмаклардан урамга чыкмаска, барлык кешеләргә кара төстәге оек кына кияргә һәм җәмәгать урыннарында төкермәскә киңәш ителә.

XS
SM
MD
LG