Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милли күрәлмаучанлык нигезендәге һөҗүмнәр арта


Мәскәү - Русиядә быел милли һәм дини күрәалмаучанлык нигезендә, 200гә якын һөҗүм булган. Аларда 73 кеше үлгән.

Кеше хокуклары Мәскәү бюросы җитәкчесе Александр Брод сүзләренә караганда һөҗүмнәрнең күбесе Мәскәү, Питербур һәм Свертлау өлкәсенә туры килә.

Русиядә барлыгы 60 меңнән артык үтә милләтче оешма активистлары бар дип хисаплана. Алар күпчелектә Кавказ һәм Үзәк Азия халыкларына һөҗүм итә.
XS
SM
MD
LG