Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия нефть сату салымын арттырды


Мәскәү - Премьер-министр Путин имзалаган карар нигезендә бүгеннән башлап нефть ширкәтләре, шул исәптән "Татнефть" һәм "Башнефть" тә, читкә саткан һәр тонна карамайдан 496 доллар салым түлиячәк.
Моңа кадәр бу сан 398 доллар иде.

Шулай итеп, Мәскәүдәге үзәк казнага китә торган акча һәр тоннадан 100 долларга арта. Бу нефть ширкәтләренең республика һәм җирле бюджетларга бирә торган түләүләрен тагын да киметүгә китерә ала.

Татарстанда да, Башкортстанда да җирле нефть ширкәтләреннән килгән акча бюдҗетның нигезен тәшкил итә.

Русия хөкүмәте экспортка киткән нефть салымнарын ике айга бер билгеләп тора һәм бу эшендә дөнья базарларындагы Urals нефте бәясенә нигезләнә.

Соңгы көннәрдә исә нефть бәясе бар базарларда да төшү ягында. Бер мичкә (159 литр) нефть хәзер 122 долларга сатыла.

XS
SM
MD
LG