Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов үз хезмәткәрләрен кыскарта


Уфа - Бүген Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов чираттагы фәрманын имзалады. Бу фәрман нигезендә ул президент хакимияте структурасын камилләштерү һәм дәүләт хакимияте органнары аппаратлары хезмәткәрләрен кыскарту ята.

Шушы фәрман нигезендә президенты хакимиятенә аның җитәкчесе, җәмәгать иминлеге ведомствоара шурасы сәркатибе, президент киңәшчеләре һәм ярдәмчеләре керә. Шулай ук администрация исемлегенә дәүләт җыелышы-корылтаендагы һәм конституция мәхкәмәсендәге вәкилләре һәм башка вазифаны башкаручылар керә, дип билгеләнә.

Фәрманда Башкортстан хөкүмәте һәм дәүләт җыелышы-корылтай аппаратлары хезмәткәрләрен дә кыскарту да тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG