Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә тулай торак җимерелде


Анкарадан 250 чакрым ераклыкта булган Коньяның, Ташкент районында махсус хатын-кызлар торган тулай торакта булган шартлауда кимемдә 16 укучының мәете табылды. Ишелгән бина астында калган 27 укучы да яраланган.

Иртәнге сәгать 5тә укучылар йоклый торган вакытка туры килгән шартлаудан соң бина эшелгән.

Конья губернеторы Осман Айдын тулай торакта 40-45 укучы булуын һәм эшелгән бина астында әле кеше булуы ихтималлыгы турында әйтте.

Шартлауга торбадан чыгып торган газ сәбәп булган.
XS
SM
MD
LG