Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт балы челтәр яулый


Бал туплау сезоны кызган мәл.
Бал туплау сезоны кызган мәл.

Татар-башкорт Интернетында ни хәлләр бар? Баллы һәм моңлы башкорт веб-каталогына да кереп чыгарбыз.

Чыраең матурмы?

Төркиләр турындагы бер сәхифәне әйтеп узабыз. Chirayliq.blogspot.com . Ул Урта “Азия кешесе” дип атала. Чырайлык шулай ук төрки телләрдә “матур” яки “йөз” дигәнне дә аңлата. Бу чыганак Ак диңгездән алып Камчаткага кадәр, Кара диңгездән алып Һималай тауларына кадәр булган арада торучы халыклар мәдәнияте, тарихы, спорты белән таныштыра. Анда татарлар һәм башкортларга да махсус бүлем ясалган. Аны ясауда Финляндия, Швециядә яшәүче кызлар да катнашкан. Шуңа күрәме, бу сәхифә Финляндия татарлары тарихын да барлаган. Әйтик “Фин гаскәрендә татар солдатлары” атлы мәкалә шуны раслый.



“Татар иле” урысча эшли

Ғacebook.com яки Vkontakte.ru кебек эшләүче Tatarland.ru сайтын Мәскәү татарлары ачкан. Танышу сайты булып ачылган чыганак хәзер чын аралашу урынына әверелде. Ул үзен “иҗтимагый челтәр” дип атый. Әйтик без сөйләгән арада гына да анда ике кеше теркәлде. Самарадан Исмәгыйл Кафисов. 29 яшьлек. Шулай ук Әлфия Латыйпова. 27 яшьлек Мәскәү кызы.

Tatarland.ru: “Кайда торсагыз да, нишләсәгез дә, без Сезнең тамырларыгызны онытмавыгызны сорыйбыз. Һәм туганнарыгыз, дусларыгыз, танышларыгызны безнең виртуал илебездән табыгыз”, - дип яза. Ил дигәнннән, «Татар Лэнд» инглизчәдән «татар иле» дип тәрҗемә ителә. Ә портал үзе урысча эшли.

Теләсәң өйрәнергә була

Tatar.com.ru порталы татар теленә генә өйрәтми. Анда кырым татар, төрек, удмурт телен дә өйрәнеп була. Татар теленә өйрәтүче дискларны да шушы сайт аша сатып алып та була. Әйтик «Татарский язык: изучить легко!» (“Татар теле: сине өйрәнү җиңел”) кебек белешмәләрне Равил Сабиров эшләгән.

Татар теле аудиокурсы, фонетикасы, грамматикасы, үзөйрәткече, урыс-татар сүзлеге яки лөгате кебек белешмәләрне дә әзерләп куйганнар. Ал да өйрән генә. Кайбер программаларны исә бушка да күчереп кулланырга була. Бу файдалы чыганак адресы: Tatar.com.ru.

Татар китапханәсендә дә урысча китаплар

Tatar.com.ru сайтында бушлай татар электрон китапханәсенә сылтама да бар. Kitap.net.ru адресында урнашкан ул. Соңгы атнада бу китапханәгә биш китап салынган. Һәм алар барысы да урысча. Әйтик “Казан язмалары”, Салават Галләмовның “Бөек Хау Бен”, Шамил Минһаҗевның “Этрусклар һәм төркиләр”, “Италиядә Болгар” табылган әсәрләре яки китаплары шунда табыла. Шулай ук Зыя Камалинең “Ислам фләсәфәсе” китабы һәм шул әсәргә Ләйлә Төхвәтуллинаның бәяләмәсе дә салынган.

Бер минут биш минутка озынайта

Татнетта тагын бер сайтка реклама башланды. Бу “Мәзәк” исемле татар телендә ясалган сәхифә. Сайтта “эч катыргыч кызык көлдергечләр, рәсемнәр һәм кызык уеннар” урын алган. “Бер минут көлке тормышны биш минутка озынайта дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр бит :)”, - дип искәртә сайт хуҗалары. Анда татар җырчылары клиплары да урын алган. Алар реклам ясау өчен бушлай баннер алыштыруга чакырып кала. Рәхим итеп Мәзәккә кереп кәеф-сафа кылып чыгыгыз! Адресы: Mezek.narod.ru.


"Телсез" чакыру


Уфадагы Азамат балалары исемле башкорт сайты Suraman.narod.ru адресы белән эшли. Ул башкорт һәм Башкорстан сайтлары каталогын тәкъдим итә. Исемлектә Телсез сайты, Баймак сәхифәсе, урысча Башкорт турист сайты Тәңре (Tengri.ru) бар. Саннары 134 кә җитә. Аларны Suraman.narod.ru адресы белән табып була. Тик Башкортлар сайты Bashqort.ru, Урал батыр сайты Uralbatir.com, Тимур Локмановның Башкорт яшьләр иттифагы сайты, “Кәрвансарай” башкорт музыкасы сайты һәм башкалары эшләми.

Башкорт балы нинди була?

Башкорт балы дигән данлыклы брэнд – исем бар. Аңа багышлап та сайт эшли. Әйтик берсе Bashkirmed.com. “Салават балалары” шуңа чакыра. Баллы сайт балның шифасы, файдасы турында яза. Шулай ук башкорт галимнәренең бал турында мәкаләләре дә урын алган. Агач куышындагы бал, юкә балы, кәрәзле бал һәм башкалар турында шунда языла. Кызыксынучылар сайт чын башкорт районнарында, Урал урманнарында веб-сәфәр ясый ала. Башкорт балының күп төрле вариантлары, төрле савытларга салынганнары кулланучы өчен күрсәтелә. Сайт урысча эшли.

XS
SM
MD
LG