Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:55

Казанда кояш тотылды, җырчы Салават концертларын башлады, депутатлар туган көннәрен уздыра, республикада туучы балалар саны арта, ә гаилә коручылар кими.

Кояшның, айның милләте юк диләр. Әмма халыклар мәҗүсилек динендә чакта кояшка, утка, суга, җиргә, күккә табыну татарларга да тәэсир иткән. Мариларның, удмуртларның зур бер өлеше кебек үк татарлар да кояш һәм ай гамәлләрендә кеше язмышын күрәләр.

Җомга көнне намаздан соң көннең карангыланып китүен сизгән мөселманнар шул вакытта бер туктаусыз дога укыдылар. Ахырзаман килгәненә ышанучылар күп түгел иде. Казан университеты галимнәре кояш тотылганны җентекләп күзәтер өчен Новосибирскига сәфәргә киттеләр. Ә калган халык үз эше белән шөгыльләнде.


Депутатларда туган көн

Әйтергә кирәк, нәкъ 1 август көнне кояш сүнеп торуга карамастан, күренекле кешеләрнең туган көннәренә, юбилей мизгелләренә игътибар зур булды. Татарстанның барлык гәзитләре дә, бигрәк тә татар телендә чыгучылары, 100% Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллинның да 60 яшь тулуга игътибар итәләр. Фоторәсемнәр, шигырьләр, хатирәләр.

Мөгаен, Роберт Миңнуллинның юбилеена җәмәгатьчелек һәм журналистлар игътибары узган елда Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин юбилейларына булган игътибарыннан калышмагандыр. Ә матбугатта чагылдыру буенча, мөгаен, узып та киткәндер.

Шигърият, әни, туган як, тормыш фәлсәфәсе турында уйланучылар чыннан да бик күп икән. Җәмәгать эшлеклеләре дә игътибардан читтә калмый. Казандагы банкларның берсе үзенең төп хуҗасы булган эшкуар, Русия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны туган көне белән котлап, хөкүмәт гәзитендә шигырь һәм Хәйруллинның фоторәсемен бастырып чыгарган.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты һәм Казан милли-мәдәни үзәге дә кояш тотылган көнне тыныч яшәми. Конгрессның җитәкчесе, Татарстан халык депутаты Ринат Закировка нәкъ 1 августта 60 яшь тула. Бу көнне Казан милли-мәдәни үзәгендә Ринат Закировның туган көне хөрмәтенә җыелган җәмәгатьчелек вәкилләре юбилярны котлады, сәнгатькәрләр чыгыш ясады.

Йолдызлар 700 түгел, ә 70


Шул ук 1 август көнне җырчы Салаватның август концертлары башланып китте. Гадәттә Салават иң беренче чыгышларына зур җитәкчеләрне, сәнгать белгечләрен чакырмый. Чөнки 1-2 концертларда үзенә күрә репетиция, яңа программаны шомарту бара. Шулай да, Салаватның бу концертларын һәм үзен күпме генә тәнкыйтьләсәләр дә, тамашаны карарга теләүчеләрнең иге-чиге юк, билетлар әллә кайчан сатылып беткән. Ә тамашачылар төрле өлкәләрдән һаман Казанга киләләр.


Әйтергә кирәк, быелгы концертларга багышланган матбугат очрашуында Салават 700 йолдыз үстергән “Барс-медиа” компаниясен кискен тәнкыйтьләгән иде. “Кәеф ничек?” гәзитенең соңгы санында шушы ширкәтенең җавабы басылган. Голнар Галимованың шул очрашудан язган мәкаләсендә “Барс-медиа” белән актив эшчәнлек алып баручыларның саны 700 түгел, 70 чамасы дип әйтелә. Икенчедән, “Барс-медиа” үзенең төп максаты талантлы яшьләрдән йолдыз ясау икәнлеген яшерми. 4 елда “Йолдызлар фабрикасы” проект аша 44 яшь җырчы узган, шуларның 25 хәзер иҗат белән актив шөгыльләнә.

Ә менә мәдәният-сәнгать университетында соңгы 5-6 ел дәвамында Салаватта укучыларның мөстәкыйль рәвештә сәхнәгә чыгуы турында ишетелмәде, дип чеметә “Кәеф ничек?” гәзите. Анда белем алганнар, Салават абыйлары каршы чыкса да, ахыр чиктә “Барс-медиа”га килеп танылу ала. “Татар моңы” фестивален үткәргәч тә, аны оештыручылар үзләре җыйган яшьләр белән шөгыльләнерләрме?” - дип сорый мәкалә авторы. Кем белә, нәкъ шушы кояш тотылган коннәрдә хисләрнең кызуланып, зиһеннең сыекланып китүе дә мөмкин. Һәрхәлдә, юбилейлар, концертлар уздыру өчен бик уңай көн.


Хәйриячелек елы узып китсә дә

Ә менә икътисад һәм социаль мәсьәләләрне тикшерүне Татарстан җитәкчелеге бер көнгә алдарак үткәрде. 31 июльдә Түбән Камада хәйриячелек буенча Республика шурасының утырышы үтте. Монда президент, премьер, Дәүләт советы җитәкчесе, депутатлар, министрлар, район, шәһәр башлыклары катнашты. Хәйриячелек елы алдарак узып китсә дә, бу эшкә игътибар кими алмый. Бигрәк тә демография, халык санының әлеге хәлен искә алганда.

2008 елның беренче 6 аенда Татарстанда 20968 бала туган. Бу узган ел белән чагыштырганда 8.5% күбрәк. Казанда бала туу 11% арткан, Чаллыда – 6.5%. Путин игълан иткән аналар капиталының уңай тәэсире бар икән. Ятим балаларны гаиләгә кабул итүчеләр ишәеп бара. Хәзер андый гаиләләр республикада 1 меңнән арткан. Гаилә төзү мәсьәләсендә эшләр начарырак. Беренче ярты елда 11 меңгә якын гаилә корылган. Ул узган елга караганда 449 га кимрәк. Ә менә аерылучылар саны 6% арткан.


Ярты елда 25350 кеше вафат булган. Аборт ясаучылар да, әтисез гаиләләрдә туучылар да узган елдан артыграк. Фатир алырга теләгән күп балалы гаиләләр 700 дән артык. 838 ятим бала 10 ел инде канун буенча дәүләттән фатир бирелгәнен көтәләр. Минтимер Шәймиев республикада булган тәҗрибәне киңрәк таратырга, социаль мәсьәләләр хәл итүгә игътибарны арттырырга чакырган.

Хәйрияче һәйкәле турыда

Казанда куелачак Хәйрияче һәйкәле турында Түбән Камада искә алмаганнар. Фәүзия Бәйрамованың Казанны алганда шәһит киткән татарларның каны тамган Кирмән дивары янында йөк ташучы татарга һәйкәл куюны тәнкыйтьләп чыккан мөрәҗәгате “Звезда Поволжья” һәм “Ирек мәйданы” гәзитләрендә басылып чыкты. Әмма җәмәгатьчелек бу мәсьәләнең асылына, Казанны саклап һәлак булучыларның рухын искә алуга игътибар итми.


Дөрес, шәһитләргә һәйкәл куюга хөкүмәтнең уңай мөнәсәбәте күренә башлаган. Мәдәният министрлыгының тарихи һәйкәлләрне саклау идарәсендә Казанны яклаучыларга куелачак һәйкәлнең макеты бар, диләр. Бу һәйкәлне кую турында карарны премьер-министр шушы елның гыйнвар аенда имзалаган.

Әгәр дә шәһәр хакимияте Казан Кирмәненең көнбатыш итәгендәге урынны рәсмиләштерсә, ә мәдәният министрлыгы берничә миллион сум акча табып, һәйкәл әзерләү эшен башкарып чыкса, үктябрь аендагы Хәтер көненә шушы һәйкәл ачылырга да мөмкин. Әмма бу эшләрнең ничегрәк торуын матбугатта яки җыелышта игълан итүчеләр юк. Шуңа күрә, Казанны саклаучыларга якын арада һәйкәл кую мөмкинлеге киң җәмәгатьчелеккә билгесез кала.

Кояш тотылса да, тотылмаса да


Кояш тотылырга бер көн калганда, дөресрәге пәнҗешәмбе төштән соң Миңтимер Шәймиев һәм министрлар Түбән Камадан Алабугага күчеп, анда шушы елның 7 аенда икътисад үсешен Министрлар Кабинетының күчмә утырышында тикшерделәр. Кыскасы, кояш тотылса да, тотылмаса да – җәмәгатьчелек үз юлыннан, хакимият үз сукмагыннан баруын туктатмый. Бу тармышнын кая килеп чыгасын бер ходай үзе генә белә. Кояш тотылган күннәрдә булган хәлләр шул.

XS
SM
MD
LG