Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннaн Пекинга кемнәр бара?


Елена Соболева
Елена Соболева

Татарстаннан баручылар исемлегенә кергән йөгерешче Елена Соболева XXIX җәйге Олимпия уеннарында катнаша алмаячак.

Билгеле булганча, Соболева Русиядән допинг тикшерүе үтә алмаган спортчылар исемлегенә эләкте. Ул 8 августта башланачак Пекин Олимпиадасында 800 һәм 1500 метрга йөгерергә тиеш иде. Русиянең спорт белгечләре әйтүенчә, җиңел атлетикачылардан Соболева белән бергә допинг контроле уза алмаган тагын 4 спортчы барсы да Олимпия медальләренә өмет иткән булган.
Гөлфия Хәнәфиева
Русия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничев белдерүенчә, бу спортчылар допинг контроль тестларын алмаштырып куюда гаепләнә. Шундый ук гаепкә татар кызы Гөлфия Хәнәфиева дә дучар булган. Ул Татарстан вәкиле түгел. Ераклыкка чүкеч ыргытучы 27 яше тулган Хәнәфиева 2006 елда Тула шәһәрендә булган ярышлар вакытында чүкечне 77 метр 26 сантиметр ераклыкка ыргытып дөнья рекорды куйган булган. Әмма бу уңышын озак саклый алмаган. 12 көннән соң Жуковски шәһәрендә булган ярышлар вакытында әлеге төр спорт вәкиле Татьяна Лысенко Хәнәфиеваның дөнья рекордын яңарта. Хәнәфиева 2006 елда булган Европа чемпионатында көмеш медаль ала. Ул Пекин Олимпиадасында Мәскәүдән Русия армиясе клубы вәкиле буларак катнашырга тиеш иде.
Кайбер басмаларга күз салсаң, Татарстан бу Олимпиадада үзеннән 11 спортчы катнаша дип белдергән. Узган Афинада булган дөнья уеннарына караганда 3 спортчыга күбрәк дип тә шау беттеләр. Баксаң, чынлыкта саннар башкачарак икән. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министлыгында спорт белгече Айнур Борһанов: “Допингка эләккәнче безнең исемлектә 13 спортчы һәм тагын бер өстәмә кеше бар иде. Менә анысын төшереп калдыргач, 12 һәм тагын бер өстәмә дигән сүз була инде”,- диде. Өстәмә спортчы булып озынлыкка сикерүче Руслан Гатауллин исемлеккә кертелгән.
Инде билгеле булганча, йөгерешче Соболева стартка чыкмаячак. “Ул бит Татарстан вәкиле түгел. Ә Татарстан аны үз исеменнән җибәрергә теләгән”,- дигән сорауга Борһанов: “Зачетларын монда тапшыра ул”,- диде. Аннан да кала, кайбер газеталар язуынча, әлеге 11 спортчы арасыннан Татарстаннан дип белдерелсә дә тагын 4 кеше Пекин Олимпиадасына башка төбәк вәкиле буларак барачак. Алар ике фронтка эшләсә дә, рәсми кәгазьләрдә уеннарга җибәрүче буларак башка төбәк күрсәтелгән.
Шулай итеп Олимпиадада чын Татарстан вәкилләре- 6 кеше: укчылар Мосин һәм Демина, йөзүче Мартынова, җиңел атлетлар Мигунова һәм Самитова-Галкина, синхрон йөзү вәкиле Эльвира Хәсәнова гына чыгыш ясаячак. Бу спортчылар арасыннан Олимпия уеннарында каршылыклар аша йөгерүче Гөлнара Самитова-Галкина һәм эстафета йөгерешчесе Елена Мигунова беренче тапкыр катнаша.
Сыналганнар арасыннан укчы Светлана Демина Сиднейда 2 урын, синхрон йөзү остасы Эльвира Хәсәнова Афинада 1 урынны алган булган.
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев әйтүенчә, респбулика хөкүмәтенең моннан 4 ел элек кабул иткән карары нигезендә, бу Олимпиадада алтын медаль алган спортчыга 50 мең, көмешкә лаек булучыга 30 мең, бронза яулаучыга 20 мең доллар каралган.
XS
SM
MD
LG