Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:51

Моздокта җәберләнгән хәрбиләр яклау таба


Моздок шәһәрендә хәрби хезмәтен үтүче Башкортстан егетләре язмышы соңгы көннәрдә ныклы тикшерүгә алынган.

Берничә көн элек Башкортстаннан армия сафларында хезмәт итүче өч егетнең Моздок шәһәрендәге хәрби бүлектә кыйналулары турында мәгълүм булган иде. Башкортстаннан хәрби хезмәткә чакырылган Андрей Резник, Роман Озолин һәм Александр Звоновский Моздокта үзләре белән бер хәрби бүлектәге сержантлар һәм солдатлар тарафыннан даими кыйналып торган.

Алардан гел генә акча таптырганнар һәм кесә телефоннарына акча салуны таләп иткәннәр. Тыңламаган очракта, Башкортстан егетләрен җәберли торган булганнар. Иртәме-соңмы, кырын эшләр ачыклана. Менә бу кыргыйлык күренешләре турында да мәгълүм булды һәм Башкортстанның хәрби хезмәткәрләрне социаль яклау комитеты якташ солдатларның язмышы белән җитди кызыксына башлады. Алай гына да түгел, шушы комитет рәисе Владимир Симарчук Моздок шәһәре хәрби прокурорына андагы хәлләрне ныклы тикшерүне таләп иткән.

XS
SM
MD
LG