Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:18

Буш: Гыйракта иминлек тотрыклана


Вашингтон: АКШ президенты Буш Гыйракта иминлек тотырыклылык дәрәҗәсенә җитә башлады, дип белдерде. Бүген Ак Йортта ясаган чыгышында Буш, бу алга китеш көтмәгәндә кинәт үзгәрергә дә мөмкин дип кисәтте. Ләкин ул Гыйрактагы киеренкелек 2004 елдан бирле иң түбән дәрәҗәгә җитүен аңлатты.

"Соңгы айларда Гыйрактан өметле хәбәрләр килә башлады. 2004 елның яз айларыннан бирле Гыйрактагы каршылык күпкә кимеде. Без киеренкелекне кимитеп, инде өченче ай Гыйрактагы тотрыклыкны саклыйбыз", диде ул.

Буш әлеге уңышка Гыйрак хәрбиләренең көчләнүе һәм АКШ хәрби көчләренә өстәлгән 30 мең гаскәр кушылуның ярдәме булды дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG