Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев төбәк җитәкчеләрен алмаштыруга кереште


Русия президенты Карачай-Черкес республикасына яңа президент итеп Борис Эбзеевны тәкъдим итте.

Медведев төбәк җитәкчеләрен алмаштырачак дигән фаразлар гамәлгә аша башлады кебек. Русия президентының Эбзеевны тәкъдим итүе бик кинәт булды. Аны республика парламенты якласа, Эбзеев августа мөддәте бетәчәк президент Мостафа Батдыевны алмаштырачак.


Эбзеевның киләчәктә республика президенты булырга мөмкинлеге турында сүз йөрсә дә, депутатларга ул алдан әйтелмәгән. Күбесе Эбзеевның Медведев тарафыннан президентлыкка тәкъдим ителүен телевизордан гына белде.

Мәскәүдә эшләгән, хокук белгече булган кешененең тәкъдим ителүен инде элекке фаразларның тормышка аша башлавына нигез тудыра. Чөнки Медведев җитәкчелеккә яшьрәкләрне, хокук һәм бизнес өлкәсендәге кешеләрне куячак дип әйтелеп килде.

Эбзеев намзәте тирәсендә сөйләшүләр Мәскәүдә уазган атна буе дәвам иткән диелә. Нәкъ шул вакытта Медведев илдә идәрәчеләргә зур кытлык булын тәнкыйть иткән иде. Һәм чиновникларны бер урыннан икенчесенә күчереп торырга кирәк, диде.

Борис Эбзеев
58 яшьлек Борис Эбзеев үзе - карачай, хатыны - урыс, 1991 елдан бирле Мәскәүдә Конституцион мәхкәмдә эшли. 1999 елда республикада президентлыкка сайланып караса да үтә алмый.

Республикада президент булып Эбзеев тәкъдим ителүне күбесе хуплый. Чөнки ул еракта (Мәскәүдә) яшәве нәтиҗәсендә, җитәкчеләр белән бәйләнмәгән, аларның уеннарында катнашмый һәм шуңа коорупциягә каршы көрәш башлар дигән өмет бар.

Ведомости элегрәк язганча, Медведев инде быел ук 16 төбәк җитәкчесен алмаштыруны күздә тота, ә киләсе елга тагын 10сы үзгәрер дип уйланыла. Беренче чиратта Мәскәү мэры Юрий Лужков, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев урынына яңа кешеләр килергә мөмкин дигән иде басма.
XS
SM
MD
LG