Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Осетиядә зыян күрүчеләр саны арта


Шимбәгә каршы төндә Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалда ут ачылу сәбәпле 6 кеше үлгән. Яраланганнарның саны әле төгәл билгеле түгел. Яңа мәгълүматларга караганда, 13-15 кеше дип исәпләнә. Күбесе авыр хәлдә.

Көньяк-Осетия рәсмиләре, ут Грузия ягыннан ачылды дип белдерә. Ә Грузия эчке эшләр министрлыгы үз чиратында Көньяк Осетияне Томарашени һәм Никози грузин авылларына ут ачуда гаепли.


XS
SM
MD
LG