Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмас һәм Фәтһ арасында бәрелешләрдә үлүчеләр бар


Гыйззәдә Хәмас фәләстин төркеме көчләре белән Фәтһ хәрәкәте тарафдарлары арасында бәрелешләр булды. Барлыгы бер үлүче һәм 10 яраланган кеше бар дип хәбәр ителә.
Бәрелешләр Хәмасның 25 июльдә шартлау оештыруда шикләнелгән кешене кулга алырга тырышу вакытында чыккан. Ул вакыттагы шартлауда Хәмасның 5 вәкиле һәм 1 бала үлгән иде.

Хәмас шартлауны Фәтһ оештырган дип белдерә. Фәтһ моны кире кага.

Соңгы вакытта Фәләстиннең бу ике төркеме арасындагы каршылыклар шактый артты.


XS
SM
MD
LG