Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы һәм кырым-татар мәҗлесе арасында хезмәттәшлек килешүе әзерләнә


Бөтендөнья татар конгрессы һәм кырым татар халкы мәҗлесе хезмәттәшлек турында килешү әзерли.
27 июль көнне Ак мәчеттә мәҗлеснең рәисе урынбасары Рефат Чубаров Кырым татарлары конгрессны булдыру максатыннан эшче төркем белән киңәшмә уздырды.
Кырым татарлары конгрессының төп бурычы – төрле илләрдә, аеруча Төркия, Америка, Германия, Румыниядә яшәүче кырым татарларын үз ватаннары дип санаган Кырымдагы хәлләргә игътибарын юнәлтү, кырым-татар проблемасын халыкара дәрәҗәдәгә чыгару һәм үз ватаннарында социаль-икътисади, рухи проблемаларны хәл итүгә чакыру.

Конгресс хөкүмәттән тыш халыкара оешма статусын йөртәчәк.

Хәзерге вакытта Кырым татар мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты арасында хезмәттәшлек килешүен әзерләү өчен эшче төркем оешкан.
XS
SM
MD
LG