Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Алиев икенче тапкыр президентлыкка намзәт итеп чыгарылган


Әзәрбәйҗанның хәзерге президенты Илһам Алиев рәсми рәвештә икенче тапкыр президентлыкка намзәт итеп чыгарылган. “Яңа Әзәрбәйҗан” фиркасе корылтаенда шундый карар кылынган.

46 яшьлек Илһам Алиев президент итеп 2003 елның үктябрендә сайланган иде. Аңа кадәр аның әтисе – Хәйдәр Алиев ике тапкыр ил җитәкчесе итеп сайланды.

Оппозицион демократик фирка сайлауларда катнашудан баш тартты. “Мусават” дигән икенче оппозицион партия катнашу-катнашмауны бүген хәл итәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG