Accessibility links

Сембер автономиясе үзенең 10 еллык юбилеена әзерләнә


Аның президиумы һәм Башкарма комитеты утырышларында, башка көн кадагы мәсьәләреннән тыш, бу чарага әзерләнү һәм аны оештыру эшләре дә каралды.

Юбилей октябрь аена билгеләнде. Тик монда аңлашылмаган нәрсә дә бар: Сембер автономиясе, “Туган тел” оешмасы башлангычы белән 1997 елның мартында, Бөтенрәсәй күләмендә беренче булып оештырылган иде. Димәк, октябрьдә аңа 11 ярым яшь тула.

Хәер, президиум шундый карар кабул иткәч, “Жираф большой – ему видней” дип чикләнергә генә кала. Һәм бу юбилейның октябрьгә билгеләнүе сәбәпләре дә юк түгел икән. Нәкъ октябрь аенда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының күчмә утырышы Сембердә узачак, анда милли мәгариф, яңа шартларда ана телен саклап калу чаралары каралачак, дип белдерде Автономия рәисе Фәрит Әюпов. Һәм шул ук вакытка Татар мәдәни үзәге урнашачак “Октябрь” исемле кинотеатрны ремонтлау тәмамланырга тиеш. Шулай ук әлеге бина янында Кол Гали һәйкәлен тантаналы ачу да күздә тотыла. Тагын бер чара өстәлә ди: шул ук арада өлкә татарларының 1-конгрессы да булачак икән.

Тик бу Конгресс соңгы 20 ел арасында узган төрле корылтай-конференцияләрдән нәрсәсе белән аерылып торыр тагын. “Конгресс” дигәне шанлы яңгыраса да. Ә менә “Чишмә” телевизион тапшыруының киләчәк язмышына ачыклык кертелде. Мәскәү татарча-чуашча эфирда сүз яңгыравын тыйгач, өлкә башлыгы Сергей Морозов тырышлыгы белән, “2х2 Иделдә” дигән җирле каналда “Чишмә” һәм “Еткер” тапшырулары, кыскартылган вариантта булса да, эшләп килделәр. “Пеликан” исемле фирма җитәкчесе Руслан Гайнетдинов әйтүенчә, ел ахырына кадәр, Өлкә хөкүмәте гранты акчасы “Чишмә”нең эшен тәэмин итә әлегә. Сергей Иванович исә киләсе елда да “Чишмә” үз эшен бюджет хисабына дәвам итә алыр, дип ышандыра икән. Шул ук вакытта “Татарстан – Яңа гасыр” каналының Сембердә дә хәбәрчеләр пунктын булдыру турында сөйләшүләр бара, ди.

Утырышта шулай ук август аенда узачак Бөтендөнья татар яшьләре форумына барачак делегация әгъзалары да билгеләнде. Бу җәһәттән, моңа кадәр ярыйсы гына эшләп килүче Илдар Усманов җитәкчелегендәге Сембер татар яшьләре оешмасы тәнкыйтькә тотылды. “Татарстан хакимияте һәм БТК исеменә Автономия эшчәнлеген тәнкыйтьләп хатлар язу урынына, бу оешма файдалы эшләр белән шөгыльләнсен иде”, дип БТКның Башкарма комитеты исеменә мөрәҗәгать җибәрергә булдылар.

Илдар Усмановны автономиянең җитәкче органнарыннан чыгару турындагы карар исә, соңрак, Башкарма комитет утырышы карамагына калдырылды. Башкарма комитетның җәйге яллар алдындагы соңгы утырышы, былтыргы кебек үк, Идел елгасы өстендә “Московский – 20” исемле теплоходта узды. Монысы инде күренекле малтабар һәм спонсор, Елга портының директоры Марат Якуповның юмартлыгы күренешедер.

Башкарма комитет утырышында автономия рәисе Фәрит Әюпов башта быелгы сабантуйларга йомгак ясап үтте. Киләсе елда бездә узачак Федераль Сабантуйда Русиянең 60 төбәгеннән кунаклар киләчәк, диде ул. Алар катнашлыгында Ленин Мемориаль үзәге каршында кичке Сабантуй да оештырылачак. Анда сәнгать осталарының зур концерты һәм ут бәйрәме – фейерверк та тәкъдим ителәчәк.
Башкарма комитетның теплоходта узган утырышында районнар вәкилләре үз тәҗрибәләре булән уртаклаштылар. Автономия рәисе Фәрит Әюпов – заказчик, “Мальва” исемле фирма җитәкчесе Назыйм Минебаев башкаручы сыйфатында - “Октябрь” кинотеатры бинасын аякка бастыру турында исәп-хисап тоттылар. Алар икесе дә тагын берәр миллион рубльлек сертификатлар тапшырдылар.

Булачак Кол Гали һәйкәле турында да сүз булды бу утырышта. “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов бу һәйкәлне губернатор Сергей Морозов күрсәткән урында – нәкъ шәһәр үзәгендә куюны хәстәрләп йөри иде. Автономия җитәкчелеге исә аның шәһәр читендә урнашкан шул ук “Октябрь” кинотеатры янында куелачагын белдерде. Бу тантана октябрь аеның 17сенә билгеләнде.

Башкарма комитет шулай ук Татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Илдар Усмановны бу комитеттан чыгару турында да карар кабул итте. Шулай ук Автономия каршында паральлель яшьләр оешмасы булдыру турында да. Оештыру эшләре җегәрле егет Азат Санатулловка тапшырылды.

Теплоход кунакларын, рәсми утырыштан соң, сәхнә йолдызлары Әлфия Рамазанова һәм Ринат Садыйков милли моңнар һәм заманча җырлар белән сыйладылар.
XS
SM
MD
LG