Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида кабат бәйрәмнәр


Шәһәр мэры чәкчәктән авыз итә
Шәһәр мэры чәкчәктән авыз итә

Шимбә-якшәмбе көннәрендә Омски үзенең 292 еллыгын билгеләде.

Гадәттәгечә шәһәр урамнарында, бакча-паркларда һәм башка ял урыннарында күп төрле чаралар үтте, халык ике көн буена, бакча-өй эшләрен калдырып, бәйрәм итте.

Чараларының иң зуры һәм әһәмиятлесе дип, шәһәр көне кысаларында инде 19-нчы мәртәбә үткәрелгән Халыкара Себер марафонын әйтергә була. Марафон быел да күләмле булды, катнашучыларның саны 16 меңнән артып китте. Дөрес, йөгерүчеләрнең барсыда 42 чакрым 195 метр булган төп араны үтмәде, күпләр 3, 4 һәм 5 чакрымга йөгерделәр. Быел Олимпия уеннарына багышланган ара да булдырылган иде. 2008 метрны тәшкил иткән арага өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре, депутатлар, округлар һәм кайбер эре сәнәгать предприятияләре башлыклыклары чыкты.

Ә төп араны үтүче спортчылар, башка еллардагы кебек, Русиянең төрле төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән дә килгән иделәр. Татарстаннан һәм Башкортостаннан да йөгерүчеләр булды. Дөрес, алар призлы урыннар алмадылар, марафонның ир-ат һәм хатын-кызлар йөгерешләренә билгеләнгән япон машиналарын Чиләбе спортчылары яулады.

Бәйрәмнең икенче зур чарасы якшәмбе көнне шәһәрнең үзәк мәйданында тантаналы йөреш белән башланып китте. Анда ике сәгать буена барган тамаша Совет хакимлеге чоры демонстрациясен һәм хәтта Бразилия карнавалын да хәтерләтте. Башта мәйдан аша чәчәкләр, шигарьләр, әләмнәр күтәреп, бизәлгән машиналарга төялеп, махсус тегелгән киемнәр киеп, төрле предприятияләр хезмәткәрләре үтте. Тавыш көчәйткечләр аша бу предприятиләрнең эшләре турында тәфсилле мәгълүматләр бирелеп торды.

Аннан соң төрле сәнгать коллективларының карнавал киемнәрендә чыгышлары башланды. Алардан соң мәйдан аша үз халыклары киемнәрендә, җырлап-биеп, милли коллективлар узды. Алар арасында татар коллективы да булды: халкыбыз сәнгатен “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле яшьләре күрсәтте.

Милли коллективларның чыгышы үзәк мәйданнан ерак булмаган “Яшел утрау” ял комплексында дәвам итте. Анда “Омски барлык телләрдә” дип исемләнгән күләмле тамаша һәм башка бәйрәм чаралары барды. Милли оешмалар үз почмакларын булдырып, милли киемнәр, кул эшләре, милли ризыклар, йорт кирәк-яраклары куелган күргәзмәләр оештырган иделәр. Якында гына эшләнгән сәхнәдә коллективларның чыгышлары барды.

Татар почмагы шәһәр милли мәдәни мохтәрияте активистлар һәм “Умырзая” ансамбле сәнгатькәрләре көче белән әзерләнгән иде. Анда да халык күп булды, көн буе җыр-бию өзелмәде.

Татар почмагында милли коллективларны бәйрәм белән тәбрикләп йөргән, шәһәр башлыгы Виктор Шрейдер, хакимият вәкилләре һәм кайбер депутатлар булды. Алар халкыбызның милли ризыгы - чәкчәктән авыз иттеләр һәм форсаттан файдаланып бирелгән кайбер сорауларга җавап бирделәр. “Мәктәпләрдә уку программасыннан милли компонентның чыгарылуына ничек карыйсыз” дигән сорауга Русия дәүләт думасы депутаты Олег Смолин җавап бирде. Аның фикеренчә, Русия дәүләт думасы, милли компонентны Русиянең белем бирү стандартыннан чыгарып, хата ясаган. Кайбер депутатларның каршы булуына карамастан, бу канун кабул ителгән.

Хәзерге вакытта Олег Смолин һәм аның белән фикердәш булган кайбер депутатлар бу канунны гамәлдән чыгару өстенә эш алып баралар. “Без күпмилләтле Русиядә яшәүче һәркемнең рус теле белән беррәттән үз телендә дә белем алу һәм милли мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш дип саныйбыз. Инде кайбер республикалар, шул исәптән Татарстан һәм Башкортостан, мәктәпләрдә милли компонентны тергезүләрен сорап, Думага мөрәҗәгать иттеләр. Бу сорау көзге утырышта каралачак”, ди Олег Смолин. “Милли компонентның тергезү мөмкинлеге хөкүмәткә ясалган басымнан тора. Регионнар тиешенчә басым ясасалар, тергезелү дә ихтимал”, дип өстәде ул.
XS
SM
MD
LG