Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Һуманитар белгечлекләргә Казандагы квота урыннары елдан ел кими, техник белгечлекләргә арта бара. Русия төбәкләрендәге абитуриентлар, керү өмете белән, икътисад һәм юристларны әзерләүче бүлеккә агылды.

Бөтендөнья татар конгрессы Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән Татарстандагы югары уку йортларына керергә теләүчеләр өчен үзенә күрә бер күпер булып тора. Быел исә, башка еллардан аермалы буларак, ВУЗларга керү шарты яңача булган. Квоталар ингезендә 200-гә якын урын бирелгән. Ул урыннарның күбесе инженер, техник белгечлегенә булган. Русия сәясәтенә күрә, һуманитар фәннәр: икътисадчы, юрист, журналист һәм башкаларга урыннар елдан-ел кими бара. Ә төбәкләрдәге татар иҗтимагый оешмалары, конгресс алдан кисәтеп куюга карамастан, быел да бу һуманитар белгечлекләргә укырга керергә теләүчеләрне мулдан җибәргән.
Казан дәүләт ниверситетындагы урыннарга сорау һәрвакыт зур. “Безнең төбәкләр бу яңалыкка тиз генә борыла алмады. Элеккечә керергә теләүчеләр икътисад һәм юридик факультетка күп иде. 57 үтенечтән 20-ләп шушы ике факультетка иде. Квотага күрә бу белгечлекләргә берәр генә урын бирелде. Шуңа күрә 18 кеше төшеп кала”,- диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында бу эш өчен җаваплы Рөстәм Гәйнетдинов. Ике бәхетле билгеле инде. Берсе Сембердән, икенчесе Удмуртиядән. Әлбәттә, квотадан төшеп калганнар гомум бәйгедә катнашкан катнашуын. Әмма университетның икътисад факультетын гына алганда да быел мондагы 57 урынга алтын медальгә бетергән 600 кеше гариза биргән. “5 еллык тәҗрибәдә гомум белемнәре андый бик югары булган егетләрне күргәнем юк”,- ди Гәйнетдинов.
Милли хәрәкәт күтәрелеше елларында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге абруй казанып алган иде. Соңгы елларда әлеге белгечлеккә килүчеләр елдан-ел кими бара. Рөстәм Гәйнетдинов әйтүенчә, быел исә Русиянең милли-төбәк компоненты белән “уйнавы” бигрәк тә зур тәэсир ясаган. Килүчеләр кими. Казан дәүләт университетына керергә теләүчеләр 3 булган, алар барсы да үткән.
“Сәнгать университетына безнең һәр елны 18-20 абитуриент килә. Бер 50% керә. Бу ВУЗда да бер махсус үзенчәлек бар. Килүчеләрнең күбесе эстрада, театр режиссеры бүлекләренә керергә тели. Анда бит “штучный товар” әзерләнә. Салават та, Римма Ибраһимова да, Венера Ганиева да үзләренең курсларына әллә кайчан ук күз төшкән егет һәм кызларны алалар. Иң күп дигәндә курсларында 5 кеше укый. Шуңа күрә, калганнары төшеп кала”,- дип сөйләде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетындагы хәлләр турында Рөстәм Гәйнетдинов.
Техник югары уку йортларына килгәндә исә, монда хәл башкачарак. Укырга керүчеләр аз булганга, бу ВУЗ вәкилләре ел башында ук чит төбәкләрдән килүчеләр өчен булган квоталар программасында катнашырга теләк белдергән. Казан технология университеты (КХТИ) 24 урын биргән. “Белгечләр бөтенесе заманча. Ул- инженерия, дизайн, нанотехнологияләр, биология, био-химия… Ләкин төбәкләрнең киләчәк түрында карашы үзгәрмәгән. Алар бөтенесе һуманитар факультетларга гына керергә телиләр”.
Быел Русия төбәкләреннән башта184 егет һәм кыз Татарстанда укырга теләк белдергән. Әмма 90 кеше генә Казанга килеп җиткән. Аларның яртысы керәчәк. Чөнки бүгенге көндә күпмесе керде дип өздереп әйтү кыен. Читтән торып укырга кабул итү төгәлләнмәгән. Билгеле булганча, көндезге бүлеккә керә алмаганнар үзләрен читтән торып укуда да сынап карый ала. “Университетта, мәсьәлән, 26 кеше документларын биргән иде, 13 кеше студент инде”,- ди Гәйнетдинов.
Русия мәгариф министрлыгының якындагы чит илләрдән (БДБ) Татарстанга китереп укыту урыннары 3 ел инде бер килеш кала. Ул 70 урын. Аңа урыннарга Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан киләләр. Баштагы ике елда бу илләрдән укырга теләүчеләр имтиханнарын Казанга килеп биргән булса, менә 3 ел инде республиканың мәгариф министрлыгы каршындагы махсус комиссия үзе барып имтихан алып кайта. Монда аларның татар милләтеннән булуын шарт итеп куеп булмый икән. Чөнки укырга алу Русиянең “Ватандашлар” программасына кергән. “Абитуриентлар арасында катнаш гаиләләрдән бик күп. Абитуриентларны безнең андагы милли мәдәни үзәкләр җыйганга алар беренче чиратта татарларны кертергә тырыша”,- ди Гәйнетдинов.
Балтыйк илләреннән Татарстанда укырга теләүчеләр юк диярлек. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Ганиева курсында эстрада җырчысы Лена Гәзизова укый һәм Беларустан килгән берничә егет Ислам университетында белем ала. Быел исә, бары тик берәү генә Литваның Клайпеда шәһәреннән татар кызы башта Казанда укырга теләк белдергән булган. Уфага барып кергән. Чөнки Татарстан чит илләргә барып төрле тестлар үткәреп, укырга теләүчеләрнең белем дәрәҗәсен тикшерсә, Башкортстан әлегә бу тикшерүләрсез генә кем килсә дә ала. Узган ел сынауларсыз гариза биреп кенә кергәннәрнең яртысы укый алмыйча Уфадан кайтып киткән инде.
Быел төбәкләрдән укырга кертүне оештырып йөрүчеләр арасында бер үк өлкәдән берничә исемлек күтәреп килү турында төрле сүзләр булды. Мисал өчен, Башкортстаннан конгресска 3 исемлек тапшырганнар. “Аларның бөтенсенең дә бәйгедә катнашырга хакы бар. Нинди исемлек булды, барсын да кабул иттек”,- ди Рөстәм Гәйнетдинов.

XS
SM
MD
LG