Accessibility links

Кайнар хәбәр

Синҗан төбәгендә һөҗүм нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булган


Пекин – Кытайның уйгырлар яшәгән Синҗан төбәгендә полиция бүлегенә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак булган, дип хәбәр ителә.

Кытайның рәсми Синхуа мәгълүмат идарәсе хәбәр итүенчә, ике кеше машина белән полиция бүлегенә бәреп кереп гранатлар шартлаткан, анары пычак белән һөҗүм иткән.

Һөҗүмчеләрнең икесе дә Кашгар шәһәре янында кулга аылнган дип хәбәр ителә.

Рәсми Пекин Синҗан төбәгендә ихтимал террор гамәлләре турында алдан ук кисәтеп куйган иде.
XS
SM
MD
LG