Accessibility links

“Челси-Казан" авыл малайларын көтә


"Абрамовичның Казандагы кулы" дигән имеш-мимеш яманаты чыккан футбол клубы татар авылларыннан чыдам малайларны көтеп кала.

Зур стадион артында кечесе

Каршыда Казан Кирмәне. Кол Шәриф мәчете карап тора. Янда цирк. Тарихи “Ташаяк ярминкәсе” - хәзерге Ярминкә мәйданы. Зур стадион. Монда зур акчага чит ил уенчылары уйный. “Рубин” такымы кыры. Кеше күзеннән читтәрәк, зур стадион артында исә, ябык кече стадион урнашкан. “Футбол һәм кече атлетика мәйданы” дип атала ул. Монысы да чиста, яңа. Аяк астына ясалма чирәм җәелгән. Эченда ике футбол такымы күнекмәләр ясый. Берсе “Челси-Казан", икенчесе “Искра” исемле икән. "Шап та шоп" туплар тавышы килә. Кыр читендә нәни малайлар уйнап йөри. Алары әтиләренә ияреп килгән. Урындыкларга өлкәнрәк яшьтәгеләр сибелгән. Эштән соң уйнарга, адреналин чыгарырга дип килгән, корсак үстерә башлаган 30-40 яшьлек ир-атлар. Алары кырга чыгарга чират көтә. Футбол турында сораштырсаң, озак итеп сөйләргә әзер кешеләр күп монда.

Сергей Харламов

Яңгыравык исем - "Челси"

Сергей Харламов турында ялтыравык журналларда еш языла. Ул элек “Рубин” такымында капитан булган. Хәзер “Плотина” төнге клубын, “Свои люди” кафесын кулда тотучы эшмәкәр. “Тик барыбер, җелегемә кадәр футболчы булып калдым мин”, ди Сергей.

Татарстан малайларыннан зур спортка кертү максатыннан башта Казанда милли футбол академиясен оештырган ул. Ә быел ул билгеле инглиз командасы исеменә тиңләшеп “Челси-Казан" (Сhelsea-Kazan) клубын булдырды. Моны миллиардер Роман Абрамовичның "Казандагы кулы" дип бәяләүчеләр дә табылды. Харламов исә, алар арасында туры бәйлелек юк, ди. “Тик шулай да шул инглиз командасының фанаты мин. Без озак вакыт Мәскәүдәге милли футбол академиясе белән эшләдек. Аны да Абрамович корган иде. Бер күрешкәндә мин Роман Абрамовичтан, “Челси-Казан” исемен куллану турында да сорадым. Ул бу идеяга каршы килмәде. Соңыннан аның фикердәшләре белән шул яңгыравык исемне кулланырга килештек”, ди ул.

Футбол сөю һәм файда хисе кисешкән

Сергей Харламов сүзләренә караганда, алар эшне башлаган гына әле. “Мин коммерсант та, уенчы да. Шул ике хисне бу клуб аша берләштердем. Киләчәктә акча да эшли башларбыз. Шуңа күрә башкаларны да кушылырга чакырам. Без үз чыгымнарын киләчәктә каплый торган клуб ясарга телибез. Әлегә исә спорт комитеты бераз ярдәм итә. Без башлангыч мәктәптән алып, зур лигада уйный алырлык спортчылар әзерләргә җыенабыз. Менә көздән укучыларны туплый башлыйбыз. Авыллардан да малайларны көтәбез. Әлегә исә алар зур спорттан читтә кала.

Туган клубым “Рубин”дагы баш тренер Корбангули Бердыев белән тыгыз мөнәсәбәтләр корып булмады. Мин исә эшемне дәвам итәргә теләдем. Шушы Казанда туып үскәч, “Рубин”да тәрбияләнгәч, мондагы малайларга да, уенчы егетләргә дә ни кирәк булганын беләм. “Рубин”нан аермалы буларак “Челси-Казан"ның интернаты булырга да тиеш. Безнең максат яхшы уенчыларны туплау түгел, ә үзебезнекеләрен тәрбияләү. Яңа команда - үз балам, аны ихластан яратам һәм җирле футбол йолдызлары тәрбияләр өчен барысын да эшләячәкмен”, ди Сергей Харламов.

Төшеп калганнарга да кире кайту хокукы калсын

“Челси-Казан”га элек “Рубин”да уйнаган башка талантлы уенчылар да, башкалары да килгән. Алар гадәттә башка җирдә эшли, ә эштән соң уенга килә. Шулар арасында читтән кайткан бер татар егетен дә очраттым. Җөрьәт Исхаков Казанга Кытайдан килгән. Шундагы Колҗа шәһәре командасында уйнаган булган. Хәзер Казанда укый һәм көчен сынап карар өчен монда килгән. Аны әле төп составка алмаганнар. Тик татар егете булгач, үз итеп уйнап торырга рөхсәт иткәннәр. Бик нык итеп тырышса, күп итеп шөгельләнсә төп составка керү мөмкинлеге дә бар, ди Сергей Харламов.

Җөрьәт Исхаков

Ә күрше кырда шөгельләнүче “Искра” такымы хуҗасы, 14-нче балалар һәм яшүсмер спорт мәктәбе директоры Дамир Каюмов исә, Җөрьәткә төпләнергә авыр булачак, ди. Чөнки Җөрьәт өч ел буе футбол белән яхшылап шөгельләнмәгән. Шулай ук Русиядәге футбол соңгы елларда тизлек, акыллы уены белән алдыра башлаган. Ә Колҗадан килүче егет матур техника күрсәтсә дә, әле тизлектә оттыра икән. Аның янында ике атлап бер сикереп йөрүче озын аяклы Казан егетләре "выж да выж итеп" тупны алып китә. Аның каравы, Исхаков тупны яхшы тотып ала һәм төгәл тибә. Каюмов һәркемнең югары лигада уйный алмавын, әмма аларның да шунда керү мөмкинлеге булырга тиешлеген искәртә.

Дамир Каюмов мәктәбе соңгы дистә елларда футболчылар әзерли. Әмма аларны Казан такымы аша иң югары лигаларда уйнату - хыял гына да булып кала ала. “Рубин”да бер казанлы да уйнамый бит. Барысы да читтән китерелгән”, ди тренер. Шулай да ул, “Рубин” үрнәге барысын да рухландыра дип саный. Зур спорт Татарстанга олы реклама ясый, ди ул.

Зур спорт кечесен рухландыра

“Элек чит илгә барсаң, Татарстанны Казакъстан белән бутыйлар иде. Хәзер исә “Рубин”, “Ак барс”, “Уникс” кебек данлыклы командалар аша таныйлар. Алар күп акча сорый дип борчылмыйм. Яхшы һәм кыйммәтле уенчыларны туплаучы спорт ил дәрәҗә өчен кирәк. Кече футбол, урам командалары исә малайларны тәрбияләр өчен кирәк”, ди Дамир Каюмов.

Соңгы елларда Казанда “Ак бүре” исемле яхшы ябык стадион ачылды, ишегалларында ачык уен тартмалары шактый санда пәйдә булды. Шулай ук “Күн туп” ярышлары яхшылап оештырыла башлады. Берочтан спорт мәктәпләрен шәһәрнең спорт комитеты тәрбиягә алды. Элек ярышларга үз акчабызга йөри идек, менә хәзер шәһәр ярдәм итә. Быел республика ярышында Казаннан биш команда уйнады. Алар арасыннан иң югары лигаларда да уйный алырлык кешеләр чыгар, дип өметләник. Мин Олимпия резервлары мәктәбендә эшлим. Футболга төрле малайлар төрлечә килә. Кайберләренең таланты соңа калып ачыла. “Челси-Казан" командасы исә уйнарга хыялланучыларга өстәмә шанс бирә. Сергей Харламов максатын ача эшләү димим, ул беренче чиратта Казан һәм татар малайларынннан яхшы уенчы, зур спорт йолдызларын тәрбияләргә тели”, диде Каюмов.

Бер Казанга ике клуб сыярмы?


Дамир Каюмов

Казанда премьер-лигадагы бер футбол командасы бар. Икенчесе дә була аламы? “Челси-Казан" әлегә андый урынга дәгъвә итә алмый. Ул “Рубин”ның көндәше итеп түгел, ә кече туганы итеп кабул ителә. Тик Сергей Харламов кайчанда булса үз такымының да югарыда уйнавына ышана. Дамир Каюмов та миллионлы Казанда, нефтьле Татарстанда тагын бер эре команда була ала, дип саный. Әлегә исә, бу фаразда гына кала. Иң мөһиме: ерак авыллардагы футбол уйнаучы малайлар йоклап калмасын. Алар зур спортка өметләнсә, Казандагы Дамир яки Сергей абыйларына мөрәҗәгать итә ала. “Сайлап алырбыз, авылда бит талантлы, төптән юан чыккан, чыдам малайлар бар”, ди Сергей Харламов.

“Бәхетле”ләр дә мәрхәмәт ясый ала

Бер радио даими рәвештә өчпочмак сатып алырга Мәскәүдәге “Бәхетле” кибетләренә чакыра. Ә без Казанда "Метро", "Икеа", "Патэрсон", "Рамстор", "Макдональдс" кебек "глобалистик" челтәрләргә күнектек. Читләрнең сөтен, хот-догын алып ашаганда, Русия башкаласындагы тәмлетамаклар күңелен “өйдә пешкән ризыклар” шигаре белән татарлар яулый.

Футболда да күпләр чит йолдызларны түгел, ә үзебезнекеләрне күрергә тели. Казандагы “Бәхетле” кибетендә “Алтын әнием” дип татарча язылган хәйрия фонды тартмасына юлыктым. Оештыручысы таныш фамилияле булып чыкты. “Шерри Леди” (Sherry lady) кибетләре хуҗабикәсе Эльвира Харламова – Сергей Харламовның хатыны икән. Шулай иттереп элек күбрәк журнал битләрендә ялтыраучы модалы пар бүген ятим һәм талантлы балаларга ярдәм итәргә алынган.

XS
SM
MD
LG