Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә террорга каршы көрәшкә дистәләгән миллиард бүленәчәк


Мәскәү – Русия хөкүмәте террорга каршы яңа програмны тормышка ашыру өчен дистәләгән миллиард рубль өстәмә акча бүлергә җыена.

Бу турыда бүген премьер-министр Владимир Путин хөкүмәт президиумы утырышында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, илдә террор куркынычы әле дә җитди булып кала.

Шушы куркынычка каршы тору һәм террор белән бәйле җинаятьләрне булдырмас өчен, хокук саклау оешмаларыныҗ материал һәм техник нигезләрен ныгытырга кирәк диде ул.


XS
SM
MD
LG