Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Бу атна дәвамында Русия президенты Дмитрий Медведев ялда саналса да, Идел буйлап урнашкан шәһәрләргә сәфәр ясап, анда кайбер мәсьәләләргә караган киңәшмәләр үткәрәчәк дип көтелә.

Президентны Казанда да көтәләр, билгеле. Рәсми булмаган чыганаклардан күренгәнчә, Медведев Казанга 7 август көнне киләчәк. Аның монда кайсы җирләрдә һәм нәрсәләр эшлиячәген әле берәү дә белми. Әмма президентның нишлиячәге билгеле булмаса да, халык бераз борчыла. Медведев Татарстанга алай-болай Шәймиевне алмаштырырга килми микән дигән шикләнүләр бар. Кайбер үткен фикерле сәясәтчеләр исә, бу уңайдан үз фаразларын да әйтә.
Бер яктан карасаң, күптән түгел Татарстанда премьер-министр Владимир Путин булып китте. Биредә ул Алабуга махсус икътисадый бүлгесен карап, республиканың яңа мөмкинлекләре белән танышкан иде. Путин Татарстанга килгәч, Медведев та калышмаска тиеш. Әмма президент монда икътисадтан бигрәк мәгариф проблемаларын өйрәнергә киләдер, ди сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.
“Кайбер белгечләр Медведев Казанга мәгариф буенча килә диләр. Миңа калса, ул Казан дәүләт университетын, Яңа Савин районында төзелә торган, яңа технологияләр белән эшлиячәк мәктәпне карар. Милли проекталар буенча эш алып баргач, мөгаен ул Казанда Төбәкара клиника диагностика үзәгенә дә барыр. Бу Медведев сәфәренең тышкы яклары. Чынлыкта исә, минемчә, Медведев Шәймиев белән очрашып, милли проблемалар турында сөйләшәчәк. Күптән түгел Фәрит Мөхәммәтшинның татар-төрек лицейларының ябылуының тискәре күренеш булуы турында әйтүе тикмәгә түгелдер, мөгаен шул турыда да сүз барыр. Әлбәттә монда милли компонентка кагылган сораулар да кузгалтылачак”, ди Рәшит Әхмәтов.
Турыдан-туры милли компонент эшләре белән шөгыльләнүче Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев исә, бүгенге көндә ялда һәм Медведевнең килүвендә ул әллә ни искитәрлек әйберләр күрми. Әмма алай да президент катнашында мәгарифкә кагылган берәр җыелыш булган очракта, милли компонент турында һичшиксез сүз барачак, ди ул.
“Татарстан президенты Медведевка милли компонент уңаеннан хат язган иде, шуңа күрә бу мәсьәлә күтәрелмичә калмас. Әмма ул бу мәсьәлә буенча гына килмәс, минемчә. Татарстанның башка күрсәтер әйберләре дә бик күп, бүгенге көндә. Уңышлары да, проблемалары да җитәрлек”, ди Разил Вәлиев.
Мәгариф темасын дәвам итеп, Медведевнең Казанга килүе, бәлки мәктәпләрдә дин дәресләрен кертү белән дә бәйледер, ди сәясәтчеләр. Чөнки сәфәр барышында президентның Раифа монастыренә баруы мөмкин икән.
Сәясәтчеләр фикеренчә, әлбәттә Медведев Казанга килеп, икътисад темасын да искә алмыйча китә алмый. Беренче чиратта, бу сөйләшүләр салым системасына, Алабуга икътисадый бүлгесенә карарга мөмкин. Шулай ук, ике президент тарафыннан, күптән түгел матбугатта шау-шу күтәргән, Шәймиевнең, төбәк җитәкчеләре кабаттан сайлана башларга тиеш дигән фикере дә тикшерелер бәлки. Шул рәвешле Медведев тагын бер кат үз юнәлешен төзүдә Татарстан җитәкчелегенең теләктәшлеген алырга тырыша ди, Рәшит Әхмәтов.
Медведевнең килүе сер итеп тотылуы турында ул болай диде.
“Еш кына Русиянең дәрәҗәле җитәкчеләре килгән вакытта бу турында мәгълүмат бик аз була. Җитәкчелек халык каршылыклы фикерләр белән урам җыеннарын үткәрер дип курка. Шуңа күрә бу турыда соңгы сәгатьтә генә хәбәр итәләр”, ди Рәшит Әхмәтов.
Борис Ельцин заманында хөкүмәт башлыклары Казанга килеп киткәннән соң эшеннән алынды. Мәсәлән, Сергей Степашин, Сергей Кириенко. Әмма бу әле Казанның зур хакимнәргә зыян итә дигән сүз түгел. Ул вакытта Степашин, Кириенко, Хрущев та көймәләре комга төрәлгәч кенә көчле төбәкләргә барып ярдәм сорап йөргәннәр, әмма соң булган. Бу юлы Медведевнең Казанга килүенә күпләр оптимистик карашта тора.

XS
SM
MD
LG