Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монополия урнаштыру нияте фаш ителде


Мәскәү – Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте илнең 7 иң эре иминият ширкәтенә җинаять эше ачты.

Хезмәт башлыгы урынбасары Андрей Кашеваров сүзләренчә, алар сүз берләштерүдә һәм иминият базарында конкуренцияне чикләүдә гаепләнә.

Бу 7 ширкәт "Сочинский страховой пул" дигән исем астында берләшеп, 2014 ел Олимпия уеннары белән бәйле бар хәлләрне бары тик үзләренә алырга тәкъдим иткән.

Гаепле дип табылган очракта аларга керемнән 4% күләмендә штраф яный.

XS
SM
MD
LG