Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:52

Пензада ахырзаман көтүчегә хөкем чыгарыла


Пенза – Ярты ел буе җир астында ахырзаман көтеп утырган төркемнең рухи җитәкчесе Петр Кузнецовка хөкем 8 аугустта чыгарылачак.

Мәхкәмә утырышы Пензаның рухи авырулар хастаханәсендә ябык ишекләр артында бара. Гаепләнүче анда дәвалану үтә. Прокурор аны көчләп дәваларга таләп итә.

Узган елның ноябрендә Кузнецов һәм аның 35 тарафдары бер базга кереп бикләнгән иде. Яз көнне баз түбәсе ишелү сәбәпле ике кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG