Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

89 яшендә вафат булган Солженицын берничә ел дәвамында чит илгә китеп яшәргә мәҗбүр булды. Ул гомеренең соңгы елларын Русиядә үткәрде һәм аны империя итү өчен тырышлык куйды. Урыс булмган халыклар аны, ирек сөюче язучы итеп кенә түгел, урыс милләтчесе итеп тә искә алачак.

Александр Солженицын беренче чиратта демократияне алга серү, кеше хокукларын яклауда көрәшүче буларак танылды. Аның “Иван Денисович тормышыннан бер көн” дип аталган кыска романыныда үзенең тоткында булган вакыты чагыла. Билгеле булганча, ул Сталинны тәнкыйтьләп дустына хат язган өчен 8 елга сергенгә җибәрелә. Һәм әсәрләрендә андагы тормышны “халыкның җилеген ашау” дип атый.

“Яңа дөнья” журналында басылып чыккан бу әсәр күпләр арасында шау-шу тудыра. Аңа 1970 елда әдәбият өлкәсендәге Нобель бүләге бирелә. Ләкин совет хакимияте ул бүләкне алыр өчен Солженицынны Стокгольмга җибәрми. Һәм ул бүләкне соңрак алырга мәҗбүр була.

“Иван Денисович тормышыннан бер көн” әсәреннән соң Cолженицын армый-талмый язуын дәвам итә. Шул исәптән, Сталин лагерьларын чагылдырган “Архипелаг Гулаг” әсәре дә шул елларны языла башлый.

Аның әсәрләре хакимияттәгеләрнең ачуын китерә һәм 1974 елда анардан совет ватандашлыгы алынып, ул чит илгә серелә. Бары 20 елга якын вакыттан соң гына ул кире Русиягә әйләнеп кайта ала.

1994 елдан Русиядә яши башлаган Солженицын илдәге тәртиптән (җитәкчелектә Ельцин тора – Л.Х) канәгатьсезлек белдерә.

“Безнең җәмгыятьтә һич кенә дә демократия юк. Хәзер Русиядә олигархлар, ягъни үзара вазыйфаларны бүлешкән кешеләр идәрә итә”, диде ул 1994 елда Дәүләт Думасында чыгыш ясап.

Ләкин 2000 елны хакимияткә Путин килгәч, Солженицын баштарак элекке КГБ хезмәткәреннән бераз шүрләсә дә, аннары “Русияне бөек ил буларак күтәрә” дип аны мактый. Бәлки шуңадыр соңгы вакытта аның әсәрләренә дә, үзенә дә кызыксыну кими.

“Солженицын көрәшүче буларак ихтирамга лаек шәхес, ләкин соңгы елларда, олыгаю сәбәплеме, күбрәк күләгәдә калды. Путинга карата мөнәсәбәте дә аңлашылмады”, ди “Кеше хокуклары” хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев.

Солженицын соңгы елларны күбрәк көчле Русия дәүләтчелеген булдыру турында фикер йөртте.
Айдар Хәлим

“Ул катлаулы кеше иде. Әгәр бер яктан Сталин тираниясен җимерүчеләрнең берсе булса, икенче яктан урыс империясен яклаучы иде. Бу “Как нам устроить Россию” һәм башка әсәрләрендә чагылды”, ди язучы, татар милли мәҗлесенең элекке рәисе Айдар Хәлим.

Аның сүзләренә караганда, урыс җәмәгатьчелеге хәзер зур вакыйга ясап, чиркәү чаңы кага башлаячак, әмма Русиянең башка басып алынган халыклары бу кайгыны үзләренчә кичерәчәк.

“Ул зур шәхес буларак, Русиядәге урыс булмаган халыкларны да яклап сүз әйтә алган булыр иде, әмма кызганычка каршы ул аны эшләмәде”, ди Айдар Хәлим.

XS
SM
MD
LG