Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр Америкага бара алмый


Рәшит Халиков
Рәшит Халиков

Ник бара алмауларын мөфтиләр ачык итеп аңлатмаган. “Башларына тай типмәгән, монда яшиселәре бар ич”.

Русиядән Америкага чакырылган мөфтиләр барудан ваз кичкән. "Новости" агентлыгына Карелиядәге мөфти Висам Бардвил АКШ ягының бу сәфәргә “кайбер сәяси буяу” бирергә теләде, ди.

Ә Төньяк Кавказ мөселманнарының идарә үзәге рәисе Исмаил Бәрдиев, Русия мөфтиләренең бара алмавының сәбәбен Американың “бер төрле сөйләп икенче төрле эшләвеннән” күргән. Ул АКШ Русия һәм мөселман илләрен яратмый, дип белдергән.

Узган елны Кавказ мөфтиләре ерак Америкага барып бушка ашап-эчеп, сәяхәт итеп кайткан булган. Алар андагы мөселманнар тормышы белән таныша алган. Әйтергә кирәк, Америкага татар мөфтие урынбасары Вәлиулла Ягъкуб хөкүмәтнең рәсми кунагы булып барган булган. Америкада ул татар мөһәҗирләре белән дә очрашкан.

Ә Америкадагы мөһәҗирләрнең күбесе тамыры белән Татарстанга түгел, ә Мордовиягә тоташкан. Тик андагы мөфти Рәшит Халиков гаиләсендә килеп чыккан сәбәпләр аркасында, Америкага бара алмавын әйткән. Әмма башка фикер дә бар.

Мордовиянең “Татарская газета”сы сәхифә форумында берәү, мөфтиләрнең тырышып Америкага бару өчен документлар тутыруын әйтә. Тик, мөфти кирәкле кәгазьләрен почтада югалтып җәфаланган. Соңыннан, Америка илчелегендәге очрашуны көткән арада, Рәшит хәзрәтне Русия иминлек көчләре очрашуга чакырган. Нәтиҗәдә, Мордовия мөфтие Америкага барудан баш тарткан.

Ә Казан муллалары ни ди? Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый бу сәфәргә чакырылмаган. Бу турыда сорагач, элек бушка океан артын гизеп кайткан Вәлиулла Ягъкуб, соңрак сорап шалтыратырга киңәш итте. Америка консуллыгыннан чакыру Вәлиулла хәзрәткә килгән булган. Аннары ул чакыру АКШның дәүләт департаменты тарафыннан инкарь ителгән.

Казандагы бер аноним исә, Америкага бару бүген муллаларга кирәкми, ди. Аноним, мондый теләкне "кычытмаган җирне кашу", ә сәфәрне "акылсыз гамәл", дип саный. “Башларына тай типмәгән аларның, монда яшиселәре бар ич”, ди ул.
XS
SM
MD
LG