Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Татарлардан мондый басымны көтмәгән хөкүмәт 1894 нче елда Указын юкка чыгара

Рәфис Җәмдихан:

Татар тарихында әле сирәк билгеле булган сәхифәләр белән танышуыбызны дәвам итәбез. Узган чыгарылышта, 19 гасырга караган татарча прокламацияләр хакында сүз башлаган идек. Бу чорда, ягъни 19 гасыр азагында, Русия патшалыгы җирле мөселман халыкларына карата сәяси гамәлләрен үзгәртә башлый. Моңа кадәр көчләп чукындыру, тарихи җирдән куу, мәчет-мәдрәсәләрне җимерү сәясәте белән яшәгән Русия империясе, 19 гасыр азагында урыс булмаган халыкларны көчләп түгел, ә тыныч ысуллар белән, ягъни дөньяви урыс культурасын сеңдереп урыслаштырырга омтыла башлый. Украиннар, поляклар өчен туган телдә укыту тыела, Балтыйк буе халыкларының милли мәктәпләре конфискацияләнә. Ә татар халкының мәктәп-мәдрәсәләрендә урыс теле укыту, мулларларга мәҗбүри урыс телен белүләре таләп ителә. Ул чордагы татар зыялылары, бу мәҗбүриятләргә каршы тору өчен хәрәкәт башлыйлар. Бу вакытта, татар-мөселман өммәтенә гәзит-журналлар чыгару тыелган була, шуңа күрә, алар Русиядәге сәяси вакыйгаларны прокламацияләр аша халыкка аңлатып тора. Нәтиҗәдә, Патша сәясәтенә җирле татар-мөселманнар ризасызлык белдереп, меңәрләгән питицияләр җибәрәләр. Урыслаштыруга каршы коралсыз көрәштә аеруча мөһим роль уйнаган прокламацияләр хакында, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин аңлатма бирә.

Прокламациядән өзек.
Әй, мөэминләр, ошбу язган сүзләрне укып, аны башта күчереп алмыйча, хакимнәргә яки хәзрәтләргә биреп әрәм итмәгез. Аларга биреп, әрәм китәчәген алдан ук кисәтәбез. Мәкәрҗә ярминкәсендә килешеп, мин җаваплы булдым бу язмалар өчен. Саратау һәм Петропавел, Семипалат, Касыйм һәм Булман буендагы ахуннарның ризалыгы белән, сезгә язып белдерәбез.

Илдус Заһидуллин:

19 йөзнең икенче яртысында татар җәмгыятендә өч төркем элита тәгаенләнә.

Беренчесе - төп өлеше Уфа губернясында яшәгән морзалар. Алар аз санда була һәм нигездә бөлгән яки крестьян хуҗалыклары белән яшәгән. Урта Идел төбәгендәге морзалар “чабаталы морза” дип атала башлый, ә Уфа төбәгенә күченгәннәрнең күпләре үзләренең морза исемнәрен саклап кала. Алар, үзләренең авыр халәтеннән чыгар өчен, балаларына ничек тә булса урыс белемен бирү, гимназиядә, школага укытырга, урнаштырырга тырыша. Бу төркемнең татарга йогынтысы булмый диярлек. Икенче төркем – дин әһелләре. Бу бер яктан, консерватив төркем. Икенче яктан карганда, Ислам дине һәр вакытта хакимияткә буйсынырга өндәгән. Һәм дин әһелләре 19 йөз дәвамында хакимияткә лояль карашта булып, хәтта аның терәге булып тора. Алар патша хакимияте оештырган Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнә һәм эштән алына. Эштән алынса, дин әһеле үзенең бөтен керемен югалта, ул кабат игенчелек белән шөгыльләнергә тиеш була. Әлбәттә алар арасында төрлеләр була. Кайберәүләре крестьян чуалышларында да катнаша, хөкүмәтнең карарларына да каршы чыга. Ә хакимият белән бермә-бер калганда, әлбәттә алар чигенә торган була. Өченче төркем – татар буржуазиясе, татар сәнәгатьчеләре. Алар проблемга күпкә киңрәк карыйлар.


Морзалардан кала, буржуазия урыс җәмгыяте эчендә иң күп кайнаган төркем.Сәүдә эшләре белән, Мәкәрҗә, Эрбит ярминкәләренә, Уфага, Оренбурга, гомумән, илнең башка төбәкләренә йөрү сәбәпле, алар урыс купецлары белән аралаша. Үзләре урысча белә, ә балаларына репититорлар яллап урыс телен өйрәтә. Беренче вакытта алар урыс мәктәпләрен дә яхшы итеп кабул итәләр, әмма күрәләр, хөкүмәтнең максаты башка. Хакимият мәктәп-мәдрәсә өстеннән контроль урнаштыргач, ассимиляцияне киң фронтта алып барырга җыена. Мәсәлән, 1870 елларда Украина да украин телен укытуны туктаталар.Урыс булмаган халыкларга шундый чаралар куллана башлаганын күргәч, әлбәттә, аңлы татарлар, бу патша хөкүмәтенең төп бер генераль курсы, ул җүнлелек белән бетмәячәген аңлый. Алар тупланып, киңәшеп бер карарга килә: ничек тә булса урыслаштыруга каршы тору.

Төп ысул итеп, халыкка прокламацияләр белән мөрәҗәгать итүне сайлап алалар. Алар үзләренең прокламацияләрендә, хәтта дин әһелләренә ышаныч белдермичә, халыкка, хөкүмәт кертә торган һәртөрле яңалыкларга каршы чыгарга кирәк дип әйтәләр. Протест белдереп, питицияләр язсак хөкүмәткә йогынты ясый алабыз, дип саныйлар алар. Шушы тактиканы алар үзләре тормышка ашыра башлый. Ә урыс хөкүмәте басымы көчәя бара. Әйтик, 1892 елда, мәктәп-мәдрәсәләрдә, барлык чит илдә чыккан басма китапларны, шулай ук бөтен кулъязма китапларны җыеп алырга дигән фәрман чыгарыла. Без беләбез, татар мәдрәсәсендә әле 20 гасыр башында гына үзебездә басылган уку китаплары әйләнешкә керә.

19 гасырда китапларныү төп өлеше Госманлы дәүләтеннән, Мисырдан кайта торган була. Аларны җыеп алсаң, укытырга дәреслек калмый. Бу исә укыту процессы параличлана дигән сүз. Оренбург төбәгендә китапларны җыеп алу башлана да. Нәтиҗә озак көттерми: полиция белән хөкүмәт арасында чуалышлар китә. Прокламация авторлары Оренбург өлкәсендә булган вакыйганы бөтен ил буйлап хәбәр итеп тараталар. Нәтиҗәдә Казаннан, Касыймнан, Кызылъяр, Петропавелдан да, гомумән, бөтен Русия буйлап халык протест белдереп Патша хөкүмәтенә питицияләр юллый. Татарлардан мондый басымны көтмәгән хөкүмәт 1894 нче елда бу указын юкка чыгара.

Менә шундый милли мобилизация, хөкүмәткә үзенең адымнарын сак кына алып барырга мәҗбүр итә. Дөресен әйткәндә, губернаторларың, төбәкләрдәге галимнәрнең фикерләрен белеп эш итү Русия империясенә озак яшәргә мөмкинлек биргән. Ә 20 гасыр башында булган вакыйгаларга хөкүмәт инде, элеккечә ияреп бара алмаган. Адекват җавап бирә алмау сәбәпле, революция - инкыйлаблар килеп чыккан.

Рәфис Җәмдихан:

Русиядә татарлар гел үзләренең хокуклары өчен көрәш алып барган. Бу бүген дә дәвам итә. Мөселман китапларын тыюмы ул, мәктәптә татар телен укыту мәсьәләсеме, үз имлаңда язу хокукын дәгъвәлау булсынмы... Бу хәл монан йөз ел элек тә булган, бүген дә шулай. Хәзер дә, татар үз хокукларын яклар өчен, урам җыеннары уздыра, мөрәҗәгатьләр яза, имзалар җыеп Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Бер илдә, бер үк нәрсәләр өчен, бер үк ысуллар белән көрәш гасырлар дәвамында бара. Үткән эшләр, әмма йомгак очы һаман да күренмәгән тарихи вакыйгалар хакында алдагы тапшыруларыбызда дәвам иттерербез.

XS
SM
MD
LG