Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:06

Идел–Урал халыклары ярдәм сорый


Башкорт Румил Азнабаев, чуаш Геннадий Архипов, удмурт Валентин Тубылов.

Башкорт Румил Азнабаев, чуаш Геннадий Архипов, удмурт Валентин Тубылов.

Милли яктан кимсетелүгә дучар булган Идел буе һәм Урал халыкларының юлбашчылары: “Без халыкара җәмәгатьчелеккә таянырга мәҗбүр", ди.

Татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чуваш

Казанда Идел - Урал халыкларының милли конгресслары һәм ассоциацияләре җитәкчеләренең очрашуы булып узган иде. Анда «Удмурт кенеш» Бөтенудмурт берләшмәсе президенты Валентин Тубылов, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев, Русия фин-угыр халыклары берләшмәсе рәисе Михаил Мосин, Чуаш милли конгрессы президенты Геннадий Архипов, Бөтенмари шурасы рәисе урынбасары Вячеслав Воронцов, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров катнашты.

Милләтне саклау өчен ярдәм сорап

Милли оешма җитәкчеләре төп халыклар үзенчәлеген, туган телен, мәгарифен саклау кебек уртак сорауларны истә тотып һәм милләтләрне юкка чыгару сәясәтенә каршы чыгып Идел буе һәм Урал халыкларының идарә шурасын оештырган. “Халыкларның үзенчәлекләрен саклап калыйк!” дигән белдерү белән дә чыктылар. Алар милли үзенчәлекләрне, туган телне, мәгәриф системасын саклауда теләктәшлек сорый.

Ярты елга бер утырыш булса да ясарга

Берочтан, шура уртак чаралар үткәрү, мәгълүмат алмашуны да күздә тота. Яңа оешма даими рәвештә эш алып барырга, һичьюгында ярты елга бер тапкыр булса да утырыш уздырырга тели. Шураны ел саен алышынып торучы координатор җитәкләячәк. Хәзерге координатор - татар лидеры Ринат Закиров.

Халыклар тигезлеге бозыла

“Халыкларның үзенчәлеген саклап калыйк!” исемле белдерүдә соңгы елларда федерализм, халыклар тигезлеге, аларның милли хокуклары саклану принципларыннан кире кайту барлыгы әйтелә.

“Русия Федерациясе барлык халыкларга туган телләрен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукларын гарантияли” диелгән маддә булуга карамастан, соңгы вакытта мәгариф өлкәсендә Русия конституциясе һәм халыкара хокук нормаларын бозучы кануннар кабул ителә. Хәзерге вакытта җәмәгатьчелектә укыту стандартының милли-төбәк компоненты һәм аларны тәңгәлләштерү турында бәхәс бара.

Халыкара җәмәгатьчелеккә таянырга мәҗбүр

Белдерүдә Русиянең халыкларны тиз арада юк итү юнәлешендә хәрәкәт итә башлавы турында сөйләнә. “Бу вәзгыять бездә нигезле хәвеф уята”, ди төрки һәм фин-угыр халыклары башлыклары. Алар берочтан, халыкара җәмәгатьчелеккә дә мөрәҗәгать итеп, алардан милли үзенчәлек, туган тел, мәгариф системасы, милли мәдәният, гореф-гадәтләрне саклап калуга омтылышны яклап чыгуларын сорый. “Без халыкара җәмәгатьчелеккә таянырга мәҗбүр, чөнки Русия хакимиятенә җибәрелгән күпсанлы мөрәҗәгатьләребез җавапсыз калды”, дип яза төп халыкларның юлбашчылары.

Беренчеләр түгел

Казанда 90-нчы елларда Идел - Урал халыклары милли хәрәкәтләре Идел - Урал халыклары берләшмәсен корган иде инде. Аның рәисе татар Гаяр Мортазин. Тик соңгы елларда аның эшчәнлеге күренми. Элеккеге прокурор Мортазин үзе Иске татар бистәсендә бина төзәтеп, шуны арендага бирү белән шөгельләнә. Кайчандыр ул бинада милли хәрәкәт оешмалары, милли басмалар мөхәррирлекләре урнашкан иде.

Татар конгрессында корылган шура исә җирле хакимиятләргә якынрак торган рәсми милли оешма җиткәчеләре тарафыннан корылды. Һәм аларның белдерүе “көтелмәгәнчә кыю” дип тә бәяләнә. Кимсетелүче халыкларның юлбашчылары рәсми татар хәрәкәте - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның туган көненә килгән иде.

Идел - Урал халыклары берлеге яки хезмәттәшлеге идеясе татарга чит түгел. Бу нисбәттән “Азатлык”ка галим Индус Таһиров сөйләгән иде. Шулай ук АКШ президенты ел саен PL-86/90 санлы «Коллыкка төшкән халыклар» турындагы канун нигезендә белдерү белән чыга. Бу канунда Идел - Урал халыклары турында да сүз бар. Милли җанлы язучы Айдар Хәлим дә шул төбәктә яшәүче "кол халыкларны" яклауны үтенеп мөрәҗәгать кабул итте.

XS
SM
MD
LG