Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар уку йортын сәясиләштерүгә каршы


Мәскәү – Мәскәү университетында "Бердәм Русия" фиркасы карамагында политология мәктәбен төзү ниятенә хокук яклаучылар борчылу белдерә.

"Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте җитәкчесе Лев Пономарев уку йортларын сәясиләштерүне Русия кануннарын бозу дип атады. Киләсе айда бу хәрәкәт моңа каршы чаралар оештырырга җыена.

МГУ ректоры Виктор Садовничий политология мәктәбен Дума рәисе Борис Грызлов җитәклиячәк дигән хәбәрне кире какты, әммә аның анда дәресләр бирү ихтималын кире какмады.

XS
SM
MD
LG