Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае 1 сентябрь башлана


Казан -- Татарстанның Диния назарәте үзенең утырышында якынлашып килгән Рамазан ае белән бәйле мәсьәләләрне тикшерде.

Рамазан аеның беренче көне итеп быел 1 сентәбрь билгеләнгән. 31 август кояш батуга мөселманнар уразага әзерләнә башлый.

Утырышта шулай ук фитр садакасының күләме билгеләнгән. Быел ул урта хәлле кешеләр өчен 50 сум, яхшырак хәллеләр өчен 100 сум тәшкил итәчәк. Һәр тотылмаган ураза көне өчен фидия 100 сум булачак.

Казыят карарына күрә, еллык кереме 57 мең сумнан арткан кешеләр мохтаҗларга зәкәт бирергә тиеш.

XS
SM
MD
LG