Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:42

Болгар музей тыюлыгында 100 меңнән артык экспонат җыелган. Анда килә калса, аларны куяр өчен бина мәсьәләсен күтәрергә җыеналар.

Русия президенты Идел буйлап бер атналык сәяхәте вакытында 7 июль көнне Казанга да туктар дип көтелә. Әлегә Медведевнең Татарстан башкаласында кайларда буласы, кемнәр белән очрашасы, туристлар исләре китеп караган истәлекләрнең кайсына күзен саласы игълан ителми. Шулай да “Казан Кирмәне” музей тыюлыгы мөдире Рамил Хәйретдинов Медведевнең Кирмәнгә килү мөмкинлеген кире какмады. “Көтәбез”,- диде.
Русия президенты үзе әйтүенчә ул ялда, сәяхәттә. Шулай да көймәсе туктаган шәһәрләрдә төбәк җитәкчеләрен җыеп сөйләшеп белдерүләр ясап, бер атнага гына булса да президентлык дилбегәсен бушатмавын да сиздереп тора. Туристлар бик белеп бетермәгән Мышкин, аннан да кала Русиянең “Алтын боҗра” сәяхәт юлына кергән Угличта да туктап алды ул. Сәяхәткә чыккан һәркемнең дә моңа кадәр күрмәгәнне күрәсе килү хисләре президентка да ят түгел, мөгаен.
Кирмәнне күргәне бар инде
Медведевка Казан ят шәһәр түгел. Соңгы тапкыр ул президент сайлавына әз генә вакыт калгач 21 февраль көнне Татарстан башкаласына килгән иде. Аның читтән килгәннәргә иң беренче чиратта күрсәтелә торган Казан Кирмәнендә дә булганы бар. Ул вакытта аңа, Рамил Хәйретдинов әйтүенчә, Кирмәндәге бөтен һәйкәлләрне, Кол Шәриф мәчетен дә, Благовещение чиркәвен дә күрсәткәннәр инде. Гаиләсе белән юлга чыккан турист Медведевны тагын ни белән шаккатырмакчы булалар соң? Бер тапкыр атлаган сукмактан бару аңа кызык булырмы? “Аның бит статусы үзгәрде. Теге вакытта ул вице-премьер иде бит. Шул гына”,- диде Рамил Хәйретдинов. Шулай итеп Кирмән Медведевлар гаиләсен түгел, илбашын каршы алырга әзерләнә булып чыга.
Раифа монастыре төзелеш өчен акчага кытлык кичерә
Дөрес, читтән Казанга килгән туристларның барсын да диярлек Раифа монастерына алып баралар. Бүгенге көндә туристлар исәбен алып бару көн кадагында булса да, әлеге монастырь идарәсеннән “без санамыйбыз” дип белдерделәр. Әлегә үзләренә Медведев килер дип тә көтмиләр алар. Бу монастырьнең Казанда “Раифское подворье” дип аталган бүлеге дә бар. Аның вәкиле Филлип атакай Медведев белән очрашу була калса, беренче чиратта монастырь проблемаларын ачып салыр идем ди. “Төзелеш һәм төзекләндерү өчен акча җитми. Игелекле кешеләр безгә күбрәк хәер бирсә, төзелешләрне алып бару җиңелрәк булыр иде. Монастырь каршындагы ятимханәне тотарга да, монахлар һәм башка кешеләр өчен дә нормаль шартлар тудырырга мөмкин булыр иде”,- ди Филлип атакай.
Болгарга экспонатлар өчен музей бинасы кирәк
Әгәр дә Медведевка бу килүендә Раифа монастерын да күрсәтсәләр, үлчәүнең бер ягы саллырак булырга мөмкин. Милләтпәрвәрләр, шулай инде христианнарныкы беренче урында дип сөйләнергә дә урын кала. Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы мөдире Рафаэль Мәхмүтов: “Кем килсә дә киң күңел белән каршы алырга әзер”,- дип белдерде. Медведевның аларга килү-килмәве турында бүгенгә хәбәрләр юк икән. Болгар тыюлыгы соңгы бер ел эчендә Татарстан хөкүмәтенең дә күз алдында. “Безнең тыюлык аша машиналар йөрмәсен өчен читтән юл төзеп куйдылар. Яр буенда причал төзү өчен зур проект эшләре алып барыла”,- диде Мәхмүтов. Узган ел белән чагыштырганда Болгарны карарга килүчеләр шул килеш калса да, тыюлыкның чиста кереме арткан. Хөкүмәттән чыгымнар өчен елына 6 миллион сум бирелә икән. Үзләре экскурсияләр оештырып, һәдия сатып 2 миллион 200 сум акча эшләгән. Русия президенты килә калса һәм иң беренче чиратта нәрсә өчен акча кирәк дип сораса, “Безнең саклана торган экспонатлар шактый. 101 мең әйбер җыелды бит. Безгә музей бинасы кирәк”,- диде Рафаэль Мәхмүтов.
Казан хакимияте дә сәяхәтчеләр санын арттыру өчен баш вата
Медведевнең бу атналык ялы башында ук Русиядәге туристлык проблемаларын күтәрүен ишетепме, әллә ишетмичәме Казан мэриясендә һәр дүшәмбе үтә торган “эшлекле” сөйләшүнең соңгысында сәяхәтчеләрне җәлеп итү мәсьәләсе күтәрелде. Казан башкарма комитетында тышкы бәйләнешләр һәм туристлык комитеты башлыгы Владимир Леонов әйтүенчә, чит илләрдә генә түгел, Русиянең үзендә дә Казанның күренекле урыннары турында җүнләп белмиләр. Шуңа күрә ул Англиянең TMI маркетинг ширкәте белән Казанны таныту өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде. Әлеге ширкәтнең бу проектын тәкъдим итү чарасын Азатлык яктырткан иде инде. Леонов сүзләренчә, менә август ахырында Англия прессасы вәкилләре өчен Казанга мәгълүмати тур-сәяхәт тә оештырылачак. Эшләр нәтиҗәле булса, елына Казанга миллион ярым сәяхәтче киләчәк. Бүгенге саннарга күз салсак, 2008 елның беренче яртысында башкалада 370 мең турист булган. Аның эченнән бары тик 5% гына чит илләрдән.
Чүплекнең дә туристлыкка катнашы юк түгел
Русия президентның Казанга бу сәяхәте һәм аның кайларда булачагы бүгенгә катгый сер. Төрле фаразлар бар. Хәтта, әле күптән түгел генә Казанда эшли башлаган чүп эшкәртү ширкәтенә дә алып барачаклар, юлын ябып чистарталар икән дигән сүзләр дә йөри. Кайберәүләр туристлыкка аның нинди катнашы бар дияр. Шәһәрнең чиста булуы, килгән кунакны ялт итеп каршы алу, җыелган чүпне дистә еллар буе бер урынга өеп куймыйча, пыяласын пыялага, пластмасын пластмаска һәм башка төргә аерып кабат эшкәртергә җибәрү экология чисталыгы да, заманча яши белү дигән сүз дә битәле ул. Сөйләшер сүзгә килгәндә исә, Татарстанда барсы да бар. Нефть химиясе, машина төзелеше, тузган торакны бетерү, урман хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм башкалар, һәм башкалар. Теләсә кайсын тәфсилләргә була. Мондагы җитәкчелек белән очрашкач, теләсә нинди темага сөйләшеп, ул тармакка кагылышлы белдерүләр ясарга да мөмкин бит. Һәркайсын туристлык белән бәйләргә дә буладыр, мөгаен. “Алабуга” махсус икътисад төбәгендә сәяхәтчеләр төркемен йөртү өчен ISUZUның зур булмаган микроавтобуслар да эшләп чыгаруны карарга, этник туризмны авыл хуҗалыгы белән бәйләп бу хакта һәм башка бүтән тармаклардан да эчке сәяхәткә, яки икътисади сәясәткә чыгарырлык сүз табарга мөмкин бит.

XS
SM
MD
LG