Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Американ президенты Азия сәфәрендә


Сеул – Азия илләренә сәфәр чыккан американ президенты Джордж Буш бүген Көньяк Кореа башкаласна килде.

Шәһәрдә көчәйтелгән иминлек чаралары күрелә. Урамга 18 мең полиция хезмәткәре чыгарылган. Американ президентының килүенә протест белдерүчеләргә каршы полиция су аткычлар кулланган. 10 кеше кулга алынган.

Чәршәмбедә Буш Көньяк Кореа президенты Ли Мен Бак белән очраша.

Сеулдан ул Таиландка, аннары Кытайга барып, Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнашачак.

XS
SM
MD
LG