Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Көньяк Осетиядәге ватандашларын якларга әзер


Мәскәү – Русия Көньяк Осетиядә яшәгән ватандашларын якларга әзер. Бу белдерүне бүген тышкы эшләр министрлыгының махсус илчесе Юрий Попов ясады.

Грузия-Осетия низагында көч куллануга барып җитсә, Русия читтә калмаячак, диде ул.

Ул арада Гризиянең иминлек көчләре башлыгы Мамука Курашвили, Русия хәрбиләре Төньяк Осетиядән Көньяк Осетиягә сугышчылар үтеп керүгә күз йома, дип белдерде. Бу сугышчылар бәрелештә катнашса, Грузия ягы аларны юк итергә тырышачак диде ул.

XS
SM
MD
LG