Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Риза Фәхретдин истәлегенә чаралар башланды


Чаллыда татарның танылган галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең 150 еллык юбилеена әзерлек эшләре башланып китте.

Урыс җәмәгатьчелеге бу көннәрдә моннан 40-50 ел элек совет режимына каршы үзенең фикерләрен белдерә башлаган Александр Солженицынны соңгы юлга озату белән мәшгуль. Ә менә Чаллыда татарның танылган галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең 150 еллык юбилеена әзерлек эшләре башланып китте. Юбилей чаралары буенча Чаллыда яшәүче милли җанлы шәхес Әнүрбәк Гөбәйдуллин иҗтимагый үзәккә мөрәҗәгать итә һәм чираттагы халык җыенында аның тәкъдимнәре хуплана. Әлеге җыенда, Ризаэтдин Фәхретдиннең гомере буе “кешенең эчке дөньясын матурлау” өчен көрәшүе, шуның белән алдынгы җәмгыять төзергә омтылуы әйтелде.

Ризаэтдин Фәхретдиннең 150 еллык юбилеена ярты ел чамасы вакыт бар әле. Истәлек чаралары иртәрәк башланмадымы? Әлеге сорауга Әнүрбәк Гөбәйдуллин, “башка халыклар үзләренең танылган шәхесләренең юбилейлары буенча чараларны бик алдан үткәрә башлый.” Риза Фәхретдиннең 150 еллыгы уңаеннан аның иҗади мирасын барлау быелның август аенда башлау берничектә иртә була алмый дигән фикердә тора.

“Без 23 августта Чаллы татар иҗтимагый үзәге белән галимнең туган ягы, Әлмәт районы Кичүчат авылына сәфәр кылып, музейда, мәчеттә булачакбыз”, ди Әнүрбәк Гөбәйдуллин.
“Азатлык” радиосы Риза Фәхретдиннең әдәби, гыйльми, дини, тәрбияви һәм тарихи эшчәнлеген даими яктыртып килде. Чыннан да, галим иҗатының кыйммәте нәрсәдә? Чаллыдагы татар китапханәсе мөдире Рәйсә Җиһангирова Риза Фәхретдиннең эшчәнлегенә бүгенге вәзгыятьтне дә күз алдында тотып бәя бирә.

“Риза Фәхретдин бөтен әшәкелекнең башы булган эчүчелеккә каршы көрәшә. Ул заманның бозыклыгын түбән әхлакта күрә. Хәзергечә әйтсәк, яшьләрнең бүген эш яратмавында. Хәзер яшьләр матди байлыкны көч түкмичә генә табарга тели. Телевизордан “Ничек миллионер булырга” дигән тапшыруны карап, күпләренең 1 сәгать эчендә шундый байлыкка ия буласы килә. Мәгариф системасы да хезмәт тәрбиясендә ата-ана зур урын тота. Риза Фзхретдин нәкъ менә шуларга игьтибар итә”, диде ул.

Чаллының әлеге татар китапханәсендә Ризаэтдин Фәхретдин иҗатын чагылдырган китаплар киштәсенә зур хәрефләр белән болай дип язылган: “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткәннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын.”
XS
SM
MD
LG