Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яңа католик чиркәү ачыла



Казан – 29 аугуст көнне Казанда яңа католик чиркәү ачыла. Аны Ватиканның элекке дәүләт секретаре кардинал Анджело Содано изгеләндерәчәк. Ачу тантанасында православ һәм мөселман руханилары да катнашачак.

Тантана башта 28 августка билгеләнгән иде. Әммә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чарада катнашу теләге белдереп, аны бер көнгә күчерергә сорады.

Әлегә кадәр Казанда католикларның Арча зиратында урнашкан кечкенә гыйбәдәтханәсе эшләп килде.

XS
SM
MD
LG