Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайтучыларны кем көтә?


Читтән кайтучыларны авыр эшләр көтә
Читтән кайтучыларны авыр эшләр көтә

Элекке Советлар берлеге таркалгач, Узәк Азия һәм башка илләрдә яшәүче татарлар ата-бабалар җиренә күчә башладылар. Ә бүгенге вәзгыять нинди?

Качакларны да, мәҗбүри күченүчеләрне дә яңа урында шактый кырыс шартлар, катлаулы социаль проблемалар көтә иде.

Торыр җире, эшләр урыны булмаган кайтучыларга милли җәмәгатьчелек кайбер жирле үзидарә хакимиятләре һәм күченүчеләргә ярдәм вакыфы терәк булды.

Беркөнне Үзбәкстандагы бер дустым шалтыратып, үзенең туган гына, Татарстанга кайтасы килүе турында әйтте. «Кайтыр өчен нишләргә? Кая барырга? Кемгә мөрәҗәгать итәргә?», дустымны шул сораулар борчый иде.

Бу сорауларга җавап табар өчен качкыннар һәм күчеп кайтучыларга ярдәм эше белән шөгыльләнүче Юныс Камалетдинов янына юл тоттым. Бактың, качкыннарга ярдәм эше 1989 елда ук башланып киткән. Ул вакытта әле идарә системасында Миграция хезмәте дигән оешма булмаган. “Беренче елларда эшнең нәтиҗәсе бик кызганыч булды”, диде Юныс әфәнде.

Ул заманда Кыргызстанда, Таҗикстанда татарларга басым зур була. Татар иҗтимагый үзәгендә хезмәт итүче Юныс Камалетдиновка ул вакытта кешеләрне урнаштыру, гуманитар ярдәм белән шөгыльләнергә туры килгән. Шулай ук мигрантлар турында законнар кабул итәләр. 1991 елдан бирле рәсми рәвештә әлеге фонд үз эшен башлып җибәрә. Оешманың бүлекчәләре Чаллыда, Яшел Үзәндә оеша. Аннары инде 1992 елда мигрантлар өчен махсус җир сатып алына һәм булачак кәсәбәне Инеш дип атыйлар.

Хәзерге вакытта бу авыл тулысынча эшләнгән. Ут, газ,су, асфальт кергән. Тик күчеп кайтучыларга йортларын үз акчаларына салырга туры килә. 1993 елда оешкан миграцион хезмәте моңа каршы да чыкты. “Качакларның хокукларын яклау буенча безгә бик күп эшләргә туры килде”, ди Юныс Камалетдинов. Без биргән сорауларга аның җавабы.

- Бүгенге көндә Татарстанга күпме татар күчеп кайтты?
Юныс Камалетдинов


- 36 меңнән артык гаилә күчеп кайтты. Без алар өчен Татарстанның төрле район һәм шәһәрләрендә җир сатып алып бирдек. Безнең фонд аларга бик күп ярдәм итте.

- Хәзерге вакытта Татарстанга күчеп кайту катлаулы мәсьәләме?

- Кызганычка каршы, әйе. Безнең хөкүмәт әле кирәкле кануннарны кабул итеп бетерә алмый. Әмма без көчебездән килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Аларны эш, тору урны белән тәэмин итәбез. Без ел саен 200 000 ләп мигрантка ярдәм итәбез.

- Һәр теләгән мигрант эшкә урнаша аламы? Русиядә аларның рус телен белүләре шарт булып тора, эшкә яраклыкларын тикшерәләр. Татарстанда бу хәл ничегрәк тора?

- Хәзерге вакытта “цивилизацияле миграция” дигән проект өстендә эшлибез, ә моңа кадәр “стихияле миграция” иде. Моны күбрәк иҗтимагый һәм дәүләт оешмалары хәл итә.

- Ә Татарстанга күбесенчә кайлардан кайталар?

- Күбрәк БДБ илләреннән кайталар. Безнең халык анда бик күпләп яши. Калининград, Түбән Новгород якларында аларны талыйлар һәм үтерәләр. Шунлыктан алар ул якларга бармыйлар. Бездә исә алар тыныч яши.

- Бүгенгесе көндә татарлар күпме кайтырга тиеш?

- Төгәл әйтеп булмый. Хәзер квота буенча кайча, әмма бу дөрес әйбер түгел. Моны уйлап чыгарган кеше проблеманы бөтенләй белми дияргә була. Ничек инде квотага бәйләп кенә мигрантларны кабул итеп була.

- Инеш кебек авыллар тагын төзелерме?

- Хәзергесе вакытта мәсьәлә башкачарак тора. Безгә үзебезнең халыкны тупларга вакыт җитте. Без татарны ата-бабаларыбыз җирләренә җыярга тиеш. Ассимиляция ягыннан юкка чыкмас өчен, без бергә тупланырга тиеш.

Качакларга ярдәм вакыфы оешканга инде 19 ел үтсә дә, аларга беренче тапкыр ярдәм фонды оештырган кешеләр дә, качаклар да үз урынында. Кем баеп кайтып киткән, ә кемнәр билгесезлек астында яши, алга таба бу хакта сүз булыр әле.
XS
SM
MD
LG