Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган илеңдә чит телдә сөйләшү


Богишах Лашкарбәк, бадахшан халкы үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калырга теләвен белдерде.

Таҗикстанның Бадахшан автаном төбәгендә 220 мең кеше яши, бу төбәктә халык уннан артык телдә сөйләшә. Бадахшан халкы Таҗик хөкүмәтеннән төбәктәге милли телләргә рәсми статус бирелүен һәм аның мәгариф программасына кертелүен сорый. Ләкин бу фикер белән килешмәүче кешеләр парми теленең бик аз кеше тарафыннан кулланылуын белдереп, аның урнына дәүләтнең ике рәсми теле булган таҗик һәм рус телләренә игътибар арттырылырга тиеш дип саный.

4 ел элек мәктәпне бетергән Нәвбаһар Назашоев, тауда урнашкан бәләкәй авылда эшкә урнаша алмагач туган якларын ташлап, зур шәһәргә китәргә булган.

Хәзер ул Бадахшан төбәгенең башкаласы Хорог шәһәрендә яши. Нәвбаһар бу көннәрдә көндәлек эшкә йомыш кушкан булмасмы дип шәһәр үзәгендә эш көтә. Нәвбаһар һөнәре буенча буяучы, ул рәшәткәләрне яисә өйләрне буяу белән шөгыльләнә.

Ләкин Нәвбаһарның хыялы буяучы булып калу булмаган. Ул да югары мәктәптә укырга хыялланган, ләкин аның таҗик телен камил белмәве аңа югары укы йортына керергә кертә булган.

Мин таҗик телен аңлыйм ди ул, ләкин сөйләшә алмый икән.

“Минем әнием һәм әтием карт иде. Шуңа күрә өйдәге барлык эшләрне миңа эшләргә туры килә иде. Шуңа мәктәпкә бик еш йөри алмадым. Безнең мәктәптәге балалар таҗик телендә сөйләшә ала иде, ләкин минем кебек өй карап, мәктәпкә еш бара алмаганнар телне өйрәнә алмадылар. Ә хәзерге вакытта Рошорвдагы кайбер өйләрдә телевидение бар, алар таҗик телендә програм карый алалар. Ләкин Бартаң үзәнлегендәге авылларда бу мөмкичелек бөтенләй юк”, ди ул.

Рушони теле Невбаһарның туган теле. Бадахшан төбәгендә сөйләшелгән памири телләреннән берсе ул. Аңардан кала бу индо-фарсы тел гаиләсендә, шугнони, вахи, ишкошыми, бартанги һәм язгулами телләре бар. Һәм бу телләр төбәкдәге халыкның туган телләре.

Төбәктә иң күп кулланыла торган тел, шугнони теле. Бу телдә Таҗикстан, Әфганстан, һәм Кытай – Пакыстан чигендәге таудагы авылларда яшәгән 40,000ләп кеше сөйләшә дип исәпләнә. Ә калган телләр бары тик берничә авылда гына саклана алган. Ләкин укымышлы яшь буын бу телләрне саклауда хөкүмәт ярдәм итмәсә, аларның берничә елдан юкка чыгачагын белдерә.

Хорог шәһәрендә туган телне саклап калу өчен уздырылган каршылык чараларында, бер төркем кеше хөкүмәттән дәүләт мәгълүмат чараларында памири телендә тапшырулар булуын сораган.

Памири телен саклап калу һәм аңа кызыксынуны арттыру өчен бу телнең мәктәп дәреслекләренә кертелүен шарт, ди памири телен яклаучы активистлар.

1992 елда Таҗикистанда ватандашлар сугышы башлаганда, Бадахшан җирле идарәсе хәттә ул арада үз бәйсезлеген игълан иткән иде, ләкин сугыш басылганнан соң Бадахшан хөкүмәте кире Таҗикстанга кайтарылды.

Бадахшан халкы арасында үз милли телләрен саклап калу өчен башлатылган чараларны җитәкләгән Богишах Лашкарбәк, бадахшан халкы бары тик үз телләрен мәдәниятләрен саклап калырга тели, дип белдерә.

“Хөкүмәтнең памири теленә карата мөсәбәте совет чорын хәтерләтә. Бер дә аңлашыла торган түгел. Без аларның теленә ихтирам итәбез икән, алар да безнекенә ихтирам күрсәтергә тиеш, шулай ук без бер-беребезгә тагын да якынрак халык булыр идек”, ди Богишах Лашкарбәк.

Бадахшанда Мәктәп
Бадахшанда таҗик рәсми тел булса да, ул беркайчанда халыкның теле була алмады. Мәктәптә таҗик телендә укытыла. Күп кенә авылларда балалар мәктәп яшенә кадәр бары тик үз туган телендә сөйләшә, ә мәктәптә авырлыклар белән өйрәнгән таҗик теле исә мәктәптән соң онытыла.

Таҗик теле белән памири теле бер үк тамырдан булса да, гасырлар дәвамында алар күпкә үзгәргән.

Бадахшанда туган телләр бары тик авылларда сакланса, мәктәпне бетергән бадахшанлыларның еш кына тормышында үз телләрендә сөйләшү мөмкинчелекләре юк.

Алар үз илләрендә үзләренә чит булган телдә эшләрен дәвам иттергә тиеш. Бу исә бадахшан халкы арасында зур ризасызлык уята. Чөнки көннән-көн таҗик теленең йогынтысы арта. Туган телләрнең мөхите исә кимүгә таба бара.
XS
SM
MD
LG