Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам җәмәгате” кабат искә алына


“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев бер татар егетен "сәяси тоткын" дип атаган иде
“Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев бер татар егетен "сәяси тоткын" дип атаган иде

Русия президенты Дмитрий Медведев килүне көткәндә Казанда исламчы экстремистлар турында халыкка искә төшерәләр.

Август ае башында Русия прокуратурасының Татарстандагы вәкиле, ягъни Татарстан прокуратурасы матбугатта хисап тотты. “Татмедиа” агентлыгында экстремизмга каршы торуга багышланган матбугат очрашуы да узды. “Дини һәм милләтче экстремизмга каршы тору” атлы чарада ФСБ, эчке эшләр министрылыгы һәм Татарстан хөкүмәте вәкилләре катнашты.

2008 ел дәвамында “Ислам җәмәгате” атлы канунсыз кораллы оешмада торуда гаепләнеп 17 кеше утыртылган. ТНВ телеканалы аларны утыртуны, елның иң зур хокук саклау эшләренең берсе, дип тапкан. “Террорчыларга бирелгән төрмә елларын бергә кушсаң, ул бер гасырдан артык булыр иде. Террорга каршы көрәшнең мондый зур нәтиҗәләре һәрвакытта күренеп тормый. Әмма Татарстанда радикал экстремизм белән күзгә артык чалынмаучы тавыш-тынсыз көрәш бертуктаусыз бара”, ди канал.
Татарстанда шулай ук бу террорда гаепләнүчеләрнең Әфганстан, Чечнядагы сугышчылар белән элемтәсе булган, дип сөйлиләр. Шул элемтәләр яңартылып, кабат террор планнары барлыкка килмәсен, дип халыкны алдан-ала кисәтеп куюлары. Бу көннәрдә рәсми чыганаклар Пакыстаннан кайтарылучы Ирек Хәмидуллины да искә төшерә. Аның турында 2004 елларда урыс матбугатында шактый зур мәкаләләр чыккан иде. Хәмидуллинны әфган террорчылары белән элемтәдә, дип яздылар. Шулай ук Пакыстанда төрмәләрдә тагын бер дистәгә якын русияле ир-егетләр барлыгы искәртелә. Аларны да Русиягә кайтару турында сөйлиләр.

Бу арада Русия җитәкчесе Владимир Путин да террорга каршы көрәшне аттыру турында сөйләде.

Тик террорга каршы көрәшәбез дип, кеше хокукларын бозу да күзәтелә. “Ислам җәмәгате”нә бәйләп утыртылган егетләрне “сәяси тоткыннар” дип атаучылар да бар. Әйтик, шул тоткыннарның берсен азат итүне сорап президент Медведевка хокук яклаучылар хат юлланган иде. Аны “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт җитәкчесе Лев Пономарев та имзалаган иде.

Шул хаттагы исемлектә сәяси тоткыннар, дип исәпләнгән 14 кеше бар. Берсе татар егете - Азнакайдан 1987 елгы Рөстәм Шәйдуллин. Аны “Ислам җәмәгате”нә тартуда, шартлау әзерләүдә гаепләгәннәр. Ә хокук яклаучылар Рөстәм Шәйдуллинны гаепсез, дип саный.

XS
SM
MD
LG