Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солженицын – каршылыклы шәхес


Александр Солженицын урыс булмаган халыклар хәтерендә каршылыклы шәхес булып калачак. Аның Русиядә славян дәүләтен төзергә чакыруын күпләр аңламады.

Чөнки бер яктан ул Сталин золымнарына каршы көрәш алып барса, икенче яктан Русия империясен төзергә чакыра. Һәм Русиянең элекке президенты Путинны да бу өлкәдәге эшчәнлеге өчен Солженицын мактый. Гомумән, соңгы елларда язучы Русия җитәкчелеге белән “килештерә”.

Дмитрий Медведев Солженицын каберенә чәчәкләр салды
Чәршәмбе көнне Мәскәүдә Солженицынны җирләүгә дә Русия президенты Дмитрий Медведвев һәм йөзләгән чиноквниклар килгән иде. Язучыны соңгы юлга озату шактый купшы булды.
Русиянең барлык телевизион каналлары чиркәү чаңы тавышына беренче яңалык булып шуны күрсәтә.

Чыннан да Солженицын советлар берлегенең коммунистик хакимиятенә каршы көрәшкән шәхес буларак зур ихтирамга лаек. Ләкин аның соңгы еллардагы Русияне правослау дине нигезендә торгызу турындагы фикерләре урыс булмаган халыклар арасында үпкә тудырды.

“Әлбәттә аны хурлау бүген килешми. Бүген аңа карата бары мактау сүзләре генә әйтелә торган көн. Ләкин Солженицынның кайбер язмаларында ксенофобия чалымнары сизелә иде. Аеруча мигрантларга, шул исәптән әрмәннәргә карата да әйтелгән хурлау сүзләре ул Русиядә шовинизмны тагын да көчәйтеп җибәрде”, ди әрмән язучысы Ваграм Мартиросиан.

Солженицынның 1990 елда беренче тапкыр “Комсомольская правда” газетасында басылып чыккан - “Безгә ничек итеп Русияне төзергә”, ягъни (“Как нам обустроить Россию”) дигән мәкаләсендә элекке Советлар берлегенә кергән - славян булмаган республикалар белән араларны эзәргә кирәк, бу Русия милләтчелеген үстерүгә аяк чала, ди.

“Русия әлеге республикаларны ашатып ята, аларны “ташласа” чәчәк атачак, алга китәчәк дип язды үз мәкаләсендә” ди Кыргызстанда танылган язучы, демократик хәрәкәт рәистәше Казат Әхмәтов

Нобель бүләге иясе Русия, Украина, Белорус һәм Казакъстанның бер өлешен кертеп славян дәүләтен төзәргә чакыра. Һәм аны урыс правослау дине нигезендә булдырырга кирәк, дип яза.

Бу мәкалә Советлар берлеген саклап калырга теләүчеләр белән беррәттән бәйсез булырга теләгән илләрнең дә ачуын чыгара.

Хәтта Советлар берлеге таркалып шактый вакыт үткәч тә, Солженицын бердәм славян дәүләтен төзү турындагы карашында нык тора.

1996 елда бер төркем танылган Казакъстан язучылары Солженицын белән әңгәмә бастырган “Комсомольская правда” газетасына дәгъваларын белдерә. Солженицын анда Казакъстанның төньяк өлешен Русиягә кушарга чакыра.

Казакъстан язучылары “Комсомольская правда”ны илнең бөтенлеген таркатуда гаепләп тәнкыйть утына тота һәм республикада ул басма тыелачагын әйтә. Казакъстан прокуроры Солженицынның белдерүен бәйсез ил эченә тыкшыну дип атый. Нәтиҗәдә газета гафу үтенергә мәҗбүр була.

Язучының үтәммиләтчел карашларына 1991 елда бәйсезлек алган һәм Русиядән ераграк торырга тырышкан Украина һәм Белоруста да канәгатьсезлек белдерәләр.

“Солженицын белорус һәм украиннарның үз язмышын үзләре билгеләүгә каршы иде”, ди белорус фәлсәфәчесе Алесь Антсипенка.

Украиннар да Солженицыннаң хокук яклау өлкәсендә, керткән өлеше өчен сокланса да, язучыны аларны Русия белән берләштереп бер дәүләт төзергә чакыруы ачуларын чыгара.

“Нобель бүләген алгач Солженицын үзгәрде. Ул урыс империясен төзү мәсьәләсенә кереште. Безнең арада гына түгел, халыкара дәрәҗәдә дә аның абруе кимеде. Һәрбер сүзе безне күңелне төшергәннән төшерә барды”, ди украин язучысы Евгений Сверстиук.
XS
SM
MD
LG