Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Пхеньянның атом програмы каты контроль астында булырга тиеш



Сеул – Американ президенты Джордж Буш, Төньяк Кореаның атом програмы каты контроль астында булырга тиеш, дип белдерде.

Бу турыда ул бүген Сеулда Көньяк Кореа президенты Ли Мен Бак белән сөйләшүләрдән соң үткән матбугат очрашуында әйтте.

Кытай хакимиятләренә мөрәҗәгать итеп, Буш илдә дин һәм сүз иреклеген тәэмин итергә чакырды.

Азия сәфәрен дәвам итеп, Буш атна ахырында Пекинга килә. Анда ул Олимпия уеннарын ачу тантанасында катнашачак.

XS
SM
MD
LG