Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урамнар исемнәрен яңарта


Уфа урамнарына тагын яңа исемнәр кушыла.

Уфада өч урам исемен үзгәрткән иде. Благоев - Зәйнулла Рәсүлев, Балалар тыкрыгы - Мәгафур Хисмәтуллин, Фрунзе урамы Зәки Вәлиди урамы итеп үзгәртелгән иде. Тагын берничә дистә яңа исемле урамнар барлыкка киләчәк. Алар арасында мотоузышчы Габдрахман Кадыйров, җырчы Федор Шаляпин, балет артисты Рудольф Нуриев, герой очучы Муса Гәрәев һәм башка бик күп исемдәге урамнар барлыкка киләчәк. Аларның күпчелеге яңа төзелгән урамнарга биреләчәк.

XS
SM
MD
LG