Accessibility links

Русия президенты Казанга килде



Казан -- Русия президенты Дмитрий Медведев бүген Казанга килде. Идел буйлап ял сәфәрендә йөргән Медведев Казанга көймә белән килде. Елга портында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм президентның Идел буендагы вәкиле Григорий Рапота каршы алды.

Медведев Казан кирмәнендә Шәймиев белән очрашты һәм Универсиадага әзерлек барышы белән танышты.

2013 елда Казанда үтәчәк Универсиаданы ул Русия өчен зур вакыйга дип атады һәм аны оештыруда ярдәм күрсәтергә вәгдә итте.

Медведев Казан Универсиадасын 2014 елда үтәчәк Сочи Олимпия уеннарына әзерлек чарасы дип атады.
XS
SM
MD
LG